Җәмгыять
13 Июня , 10:00

"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч

10 июньдә Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев “Бәләбәй” алдан үсешүче территориясенең беренче резиденты – “АММА” предприятиесенең производство мәйданчыгында булды. Предприятие директоры Михаил Антонов аны эш  барышы, яңа продукция һәм якындагы ниятләре белән таныштырды.

"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч
"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч

Предприятие цехлары буйлап экскурсиядән соң Михаил Валерьевич “БИ” журналистлары белән компаниянең яңалыкларын уртаклашты.

“АММА” предприятиесе  нефть, газ чыгару һәм башка тармаклар өчен җайланмалар проектлау һәм җитештерүгә махсуслаша, төрле стационар һәм мобиль комплекслар җитештерә. Үз продукциясен эре компанияләргә, шул исәптән Ерак Төньяк шартларында эшләүчеләргә,Русиянең Казан, Хабаровск кебек шәһәрләренә, Байкал аръягына һ.б., шулай ук якын чит илләргә, әйтик, Казахстанга җибәрә.

– Компаниядә эшләр яхшы бара. Предприятие тотрыклы һәм ышанычлы эшли. Кайбер бүлекчәләр хезмәткәрләре хәтта ялларсыз да эшлиләр. Ел ахырына кадәр заказлар белән тәэмин ителгәнбез, киләсе елга да бар, - ди җитәкче. - Без җитештерүне даими арттырырга һәм яңартырга тырышабыз. Мисал өчен, быел мартта заманча лазер кисү станогын эшләтеп җибәрдек. Әлеге проект технологик мөмкинлекләрне киңәйтү стратегиясенә тулысынча туры килә, ул яңа производствоны үзләштерү һәм булганын үстерерүгә, сыйфатка һәм ышанычлылыкка карата иң югары таләпләргә җавап бирү мөмкинлеге бирә. Сүз уңаеннан, аны гамәлгә ашыру өчен республика сәнәгатен үстерү фонды ярдәменнән файдаландык.

"Шунысы сөендерә, хәзерге вакытта» АММА" динамик үсеш кичерүче компания булып тора. Алда планнары һәм проектлары күп", – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы.

Светлана Прокофьева

Елена Петрова фотолары

 

"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч
"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч
"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч
"АММА": тотрыклылык һәм ышаныч
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас