Җәмгыять
14 Июня , 07:00

Бәләбәйдә сынау автобус маршруты оештырылды

«Башавтотранс» җәмгыятенең Бәләбәй автотранспорт предприятиесе 14 июньнән «Бәләбәй-Аксаков»110 А маршруты буенча өстәмә рейс кертә.

Бәләбәйдә сынау автобус маршруты оештырылдыБәләбәйдә сынау автобус маршруты оештырылды
Бәләбәйдә сынау автобус маршруты оештырылды

Карар халыкның район хакимиятенә  Самара юнәлешендә йөрүче «Ласточка» шәһәр яны электропоездына автобус маршруты ачу кирәклеге турында күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң кабул ителде.

Автобуслар якшәмбе көннәрдә тест режимында оештырылган, дип билгеләп үтелә. Маршрутны тестлау вакыты күрсәтелмәгән.

Автобусның «Яшел базар» тукталышыннан кузгалу вакыты – 21.30, Аксаков тимер юл вокзалына килү вакыты – 21.55.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас