

Суд мәгълүматлары буенча, элек берничә тапкыр исерек килеш автомобиль белән идарә итү өчен җаваплылыкка тартылган гаепләнүче 2025 елның ноябрендә яңадан әтисенең «ВАЗ 21120» автомобиле руленә утырган.
Хәрәкәт иткәндә ир-ат маяклары кабызылган ЮХХДИ автомобилен күргән һәм Бәләбәйнең бер урамы ишегалдында туктаган. Медицина тикшерүен узудан ул баш тарткан.
Исерек килеш йөргән өчен ул срок алган.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аңа 2 елга гомуми режимлы төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм итү билгеләгән. Моннан тыш, ир-ат 5 елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эш белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Ир кешене суд залында сак астына алганнар.
Регина Иванова әзерләде,