

Ул шәһәр халкына күптәнге проблеманы хәл итеп, Русия көненә бүләк ясады. "Озак вакыттан бирле автобус тукталышыннан Аксаков, Тимер юл, Тирәкле урамнары буйлап торак йортларга үтү җитди кыенлык булып тора иде. Яңгырлар вакытында бу участок үтеп булмаслык хәлгә килде, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшь балалары булган гаиләләр өчен, - дип хәбәр иттеләр Бәләбәй хакимиятендә. – Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре игътибарсыз калмады.
Татьяна Геннадьевна инициативасы белән Совет урамындагы автобус тукталышына бару өчен җәяүлеләргә металл күпер проектланды һәм урнаштырылды. Хәзер халык, шулай ук бу районда урнашкан оешмалар хезмәткәрләре һәм килгәннәр өчен юл тиз, уңайлы, иң мөһиме, хәвефсез».
Шулай ук депутатның үз акчасы исәбенә Совет урамында, Тимер юл урамы белән киселештән алып автобус тукталышына кадәр үләннәр дә чабылды.
Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте фотосы.