

"Алар арасында инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру өчен 500гә якын вакансия бар. Предприятие инвалид булган һәр хезмәткәргә эш урынын һәм бу эш урыны өчен кирәкле инфраструктураны оештыруга 200 мең сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкин", – дип сөйләде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Профильле ведомствода искәртүләренчә, 2025 елдан төбәктә 89 эш урыны булдырылган, шул исәптән инвалидлыкка ия СВО катнашучыларын эшкә урнаштыру өчен – 19 урын. Социаль фонд линиясе буенча эш бирүчеләргә I һәм II төркем инвалидларны, (инвалидлык төркеменә карамастан) хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру өчен эш урыннары җиһазлауга 200 мең сумга кадәр чыгымнар компенсацияләнә. Субсидияне төп һәм ярдәмче җиһазлар, техник җайланмалар, эш һәм махсус җиһазлар, шулай ук монтажлау һәм урнаштыру хезмәтләре сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Төп шартларның берсе – инвалидлык СВО ветеранын кимендә 9 айга эшкә алу, бу хезмәт килешүендә күрсәтелә.
Министр билгеләп үтүенчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика инвалидлар өчен булдырылган эш урыннары саны буенча Русиядә дүртенче урынны алган.
Фото:БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: bashinform.ru