Җәмгыять
16 Июня , 08:00

Ялгыз картлык түгел

Олы яшьтә ялгызлык яки инвалидлык белән бәйле кыенлыклар – кеше өчен җитди сынау. Бәләбәйдә бу проблеманы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны  тәрбиягә  алучы гаиләләр булдыру программасы ярдәмендә хәл итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Ялгыз картлык түгелЯлгыз картлык түгел
Ялгыз картлык түгел

Тәрбиягә алган гаилә – ул ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен интернатка урнаштыру урынына гаилә даирәсе булдырырга мөмкинлек бирә торган социаль инициатива. Мондый кайгырту  форматы даими карау һәм ярдәм күрсәтү, гадәти тормыш рәвешен саклап калу, шулай ук гаилә белән аралашу җылысын бүләк итү мөмкинлеге бирә.

Тәрбиягә алган гаиләдә булу вакыты, ике якның да теләгенә карап, бер айдан берничә елга кадәр сузылырга мөмкин. Карау белән шөгыльләнүче кешегә 6200 сум күләмендә түләү билгеләнгән. I төркем инвалидны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданинны караган вакытта айлык акчалата бүләк күләме 30% ка арта һәм 8060 сум тәшкил итә. Бүләкләүгә керем салымы салынмый.

Тәрбиягә  алуга кагылышлы барлык сораулар белән Бәләбәй шәһәре һәм районы буенча социаль участковыйлар хезмәтенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Бәләбәй шәһәре, Революционерлар ур., 12 йорт.

Регина Иванова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас