

Калибрлау производствосы остасы Наилә Йосыпова искиткеч ханым. Эштә ул– үз эше остасы, өйдә якыннарын кайгыртучан, ә сәхнәдә тамашачыларны оста биюче буларак сөендерә.
Наилә кояшлы Дүшәнбедә туган. 1991 елда гаиләсе белән Бәләбәйгә күченеп килә, беренче сыйныфка монда бара. "Әнием – стажлы бухгалтер, гомер буе саннар белән эш итте. Һәм миңа балачактан ук санау ошый иде, – дип сөйли ул. – Мәктәптән соң озак уйлап тормадым, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга кердем. Аны отличие белән тәмамлап, «Бухгалтер исәбе һәм контроль» белгечлеге буенча диплом алдым.
Наилә Рамил кызының һөнәри юлы 2007 елда «Бәләбәй «Автодеталь» предприятиесе» җәмгыятендә учетчик вазифасыннан башлана, тиздән аны гальваник участогы мастеры итеп күчерәләр, унике ел ул шунда эшли.
"Башта коллектив ышанмыйчарак карады, – ди ул. – Хезмәттәшләрем минем эшкә чумуымны һәм үз вазифаларымны җаваплы башкаруымны күргәч, хөрмәт итә һәм яклый башладылар».
2019 елда Н.Йосыпова эш урынын алыштырырга карар кыла һәм «Автонормаль»заводына килә.
«Мине «БелЗАН МЕТ» җәмгыятенә хезмәтне саклау буенча белгеч итеп чакырдылар, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. – Бу вазыйфада биш ел эшләдем, аннары калибрлау производствосына мастер булып күчтем. Хәзер мин үз урынымда. Калибрлау – ул төгәллек, металл геометриясе. Миңа бу якын», - ди ул.
Әмма Наилә Рамил кызы тормышында эшкә генә түгел, иҗатка да урын бар.
Барсы да 2012 елда элекке эш урынында башлана, анда үзешчән сәнгать түгәрәге эшләгән була. Найләне үзен сынап карарга чакыралар, һәм аңа монда бик ошый.
Бүген бу төркем – шәһәрләрне яулап алучы чын команда. Мәскәү, Пермь, Чиләбе, Уфа, Казан... Коллектив кумтасында призлы урыннар һәм лауреат дипломнары бар.
Биюченең төп тамашачылары һәм иң тугры фанатлары – әлбәттә, гаиләсе. Ире һәм балалары кадерле кешеләренең казанышлары белән горурлана, ә алган грамоталары өйдә дәрәҗәле урында тора.
Н. Йосыпованың тагын бер мавыгуы – алмаз мозаикасы.
"Кич утырасың да сериал кабызасың һәм стразалар ябыштырасың. Куллар эшли мәшгуль, ә баш ял итә", – дип елмая ул.
Фото Н. Йосыпова архивыннан.
Алия Григорьева, «БелЗан җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече