Җәмгыять
17 Июня , 07:00

Приют ветераннары күңелләре белән яшь

Приют бистәсе ветераннар советының көмеш волонтерларына күңелсезләнергә туры килми. Аларның һәр көне минутлап язылган...

Приют  ветераннары күңелләре белән яшьПриют  ветераннары күңелләре белән яшь
Приют ветераннары күңелләре белән яшь

Людмила Пашина җитәкчелегендәге ветераннар активы бу көннәрдә яшь буын белән патриотик эшчәнлеккә зур игътибар бирә.

Узган атнада алар «Юлдаш» балалар лагеренда булдылар һәм балаларга Советлар Союзы Герое Константин Парамонов турында сөйләделәр.

Балаларны сәламәтләндерү сменасы ачылган «Сәламәтлек» шифаханә-профилакториенда көмеш волонтерлар балаларга кешеләргә ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр һәм «Онытылмаслык хәтер» проектында катнашуларын бәян иттеләр ...».

Фашист Германиясенең Советлар Союзына мәкерле һөҗүменең 85 еллыгы алдыннан мөһим булган мондый сөйләшүләр тарихи хәтерне ныгыту өчен кирәк.

Бистә ветераннары  «Кызыл канәфер» Бөтенрусия акциясенә актив ярдәм күрсәтәләр, шулай ук СВО сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыялар.

Русия көнендә Дан паркында бәйрәм уздырдылар.

Активистларның аерым төркеме Приют бистәсе тарихын өйрәнә, архив документлары белән эшли.

Людмила Пашина сүзләренчә, яшь яхшы эшләр өчен киртә түгел. Приют ветераннары элеккечә үк яшь күңелле!

Любовь Иванова. Приют бистәсе ветераннар советы фотолары

 

 

Приют  ветераннары күңелләре белән яшь
Приют  ветераннары күңелләре белән яшь
Приют ветераннары күңелләре белән яшь
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас