Җәмгыять
18 Июня , 13:00

Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Бәләбәй районының үзәк мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Мәдәният йортының зур залында табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, лаборантлар, административ хезмәткәрләр, ветераннар һәм яшь белгечләр җыелды.

Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәрСәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев медицина хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Сез тирән белем һәм рухи юмартлык, сабырлык, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә торган юл сайладыгыз. Көн саен кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклыйсыз, өмет бүләк итәсез, көчләрен кире кайтарасыз һәм иң авыр вакытларда ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегездә сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектның максатлары чагыла, ә һөнәрилек һәм фидакарьлек –  илебез медицинасы уңышының нигезе, - диде ул һәм районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләргә игътибар итте.

Чарада катнашучыларны шулай ук Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин, кадрлар бүлеге начальнигы Марина Ильина җылы котладылар.

Намуслы күпьеллык хезмәтләре һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту эшенә уңышлы өлеш керткәннәре өчен 80гә якын иң яхшы табиблар, тәҗрибәле шәфкать туташлары, лаборантлар һәм кече персонал лаеклы бүләкләр алды.

Светлана Прокофьева

Елена Петрова фотолары

 

Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек сагында торучыларны хөрмәтләделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас