

Соңгы вакытта авыл кешеләре тагын бер бик мөһим һәм игелекле эш башкардылар. 4 июньнән авылның булдыклы-тырыш егетләре бер бригада булып (бригада җитәкчесе Муратов Вәкил, ярдәмчеләре Харрасов Радмир, Гыймазов Фидус) авыл зиратындагы җилләрдә айкалып-чайкалып, шаулап утырган зур карт агачларны кисеп, ботарлап, күрсәтелгән урынга чыгардылапр. Бу агачларның авып, кабер ташларын җимерүе ихтимал иде, һәм борчылу шушы мәшәкатьле эшкә тотынырга мәҗбүр итте.
Әлбәттә, зур көч һәм техника таләп итә торган бу авыр эшне бушка эшләү мөмкин түгел. Халык бу башлангычны хуплады һәм җыенда һәр гаиләдән өчәр мең сум акча җыярга карар кылынды. Май һәм июнь айларында акча җыю буенча актив эш алып барылды. Шунысы куанычлы, бу акциягә авыл кешеләре генә түгел, бүгенге көндә читтә яшәүче, әмма авылны яраткан, аның язмышына битараф булмаган Мәтәүбаш кызлары һәм уллары да кушылды. Бүгенге көндә зиратны төзекләндерүгә 356 500 сум акча җыелган. Эш әле тәмамланмаган, акча җыю дәвам итә, кемдер ишетмәскә дә, белмәскә дә мөмкин.
16 июньдә зиратны тәртипкә китерү максатында зур өмә оештырылды. Эшмәкәр Урал Равил улы Нәбуллин техника, эш белән тәэмин итте. Аларга авыл халкы да кушылды, битараф булмаган һәр кеше өмәдә катнашты һәм изге эшкә үз өлешен кертергә тырышты – агач һәм куак ботакларын ташыды, чүп-чарны җыештырды, машинага төяде һ.б. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәй башыннан авыл халкы инде өченче тапкыр зиратта шундый өмә үткәрә.
Аңлашыла ки, бу эшне бер җәйдә генә тәмамлау мөмкин түгел, зиратта карт олы агачлар бик күп, һәм аларны кисәр, чыгарыр өчен көчле техника, эшче көчләр кирәк. Эш әле киләчәктә дә дәвам итәр.
Барлык изге эшләрне башлап йөрүдә, халыкны оештыруда авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең (Игорь Борисов) роле зур.
Зират – изе урын, ул безнең ата-бабаларыбыз, якыннарыбызның соңгы сыенган урыны, кайчан да булса барыбызның да шунда ятасы. Моны аңлап, зиратны төзекләндереп, авылдашларыбыз бик мәрхәмәтле эш башкарды һәм башкара. Әрвахларның рухы шат булсын. Бер-беребезнең кадерен белеп, рәхмәтле булып яшик.
Зәйфә Салихова.