Җәмгыять
20 Июня , 07:00

Бәләбәй районында ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Бәләбәй районы хакимиятендә хокук саклау органнары һәм көч ведомстволары җитәкчеләре катнашында эшлекле очрашу узды. Очрашуның төп вакыйгасы – ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа начальнигын тәкъдим итү: ул полиция өлкән лейтенанты Денис Абашкин булды.

Бәләбәй районында ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләрБәләбәй районында ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр
Бәләбәй районында ведомстводан тыш сак бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Яңа җитәкчене Вадим Шакиров, Росгвардиянең БР буенча ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы, полиция полковнигы тәкъдим итте.

Киңәшмәдә катнашучылар:

 бүлекчәнең хезмәт эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар;

район территориясендә хакимият органнары һәм хокук саклау структуралары белән үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләделәр;

иҗтимагый хәвефсезлекне  тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр; эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм ведомствоара хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында сөйләштеләр.

Регина Иванова әзерләде. МР хакимияте  фотосы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас