

Бу көнне гүя табигать үзе бәйрәмдә катнашучы булды. Җылы кояшлы көн, зәңгәр күк һәм салмак җил фестивальне ачык һавада уздыру өчен идеаль шартлар тудырды. Парк елмаюлар, музыка һәм рәхәт халәт игелек белән тулды.
Чарада 200дән артык бәләбәйле һәм кунаклар булды. Yoga Flow практикасы аеруча кызыксыну уятты, ул 50дән артык катнашучыны берләштерде, алар келәмнәргә урнаштылар. Күпләр өчен бу чара – йога белән беренче танышу, ә тәҗрибәле практиклар өчен — яңа тәэсоратлар алу һәм фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге булды.
Йога фест күптәннән спорт чарасы гына түгел. Аның төп идеясе- – ешеләрне сәламәтлек, гармония, үзара ярдәмләшү һәм хәйриячелек кыйммәтләре тирәсендә берләштерү. Нәкъ менә шуңа күрә фестиваль ел саен төрле яшьтәге катнашучыларны күбрәк җыя.
Кунакларны «Софит» фитнес һәм бию студиясе, вокалистка Анна Шәймөхәммәтова Марина Корнееваның «Арт Денс» коллективының концерт чыгышлары, йога-маркет, мастер-класслар, фуд-корт, балалар өчен аквагрим һәм фестиваль партнерларыннан бүләкләр уйнату көтте. Шәһәр эшмәкәрләре ярдәме белән лотерея кунаклар арасында зур кызыксыну уятты һәм катнашучыларга бик күп күңелле хисләр бүләк итте.
Һава акробатлары чыгышы бәйрәмнең чын бизәге булды. Аларның мавыктыргыч номерлары тамашачыларда соклану уятты, ә парк яшеллеге арасында җилфердәгән һава гамаклары җәйге фестивальнең әкияти атмосферасын тудырды.
Бәйрәм рухын тудыруда чараны алып баручы Марина Корнеева аерым роль уйнады. Йога-практика азагында ул сабын куыкларын белән матур тамаша уздырды, ул балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә таң калдырды.
Яшь кунаклар өчен тагын бер күңелле сюрприз булды – «Софит» студиясе фестивальгә килгән барлык балаларны зур бәйрәм торты белән сыйлады. Онытылмас бу бай көн әнә шулай тәмле тәмамландв.
Традицион хәйриячелек фестивальнең мөһим өлеше булып кала. Призлар уйнату- дан җыелган акчалар «Колаклар һәм койрыклар» фондының йортсыз хайваннарына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Шулай итеп, һәр катнашучы игелекле эшкә үз өлешен кертә алды.
Фотолар А. Садыйковадан.