Җәмгыять
23 Июня , 13:00

"Ярдәм итү урынына..."

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин әти-әнисенә ярдәм итәр өчен вазалар ясап саткан кечкенә малайга булышкан. Ничек дисезме?

"Ярдәм итү урынына...""Ярдәм итү урынына..."
"Ярдәм итү урынына..."

Җырчы аңардан барлык вазаларны сатып алган һәм җылы сүзләр белән тынычландырган. Элегрәк социаль челтәрләрдә видео таралды, анда малай күз яшьләре белән олылар аңа якыннарына ярдәм итәргә тырышкан өчен әшәке сүзләр яза, дип сөйләгән иде.

- Мине бу видео дулкынландырды. Малай бүләк сорамый, акча сорамый һәм беркемнән дә бернәрсә дә тартып алмый. Ул үз куллары белән вазалар ясый һәм әти-әнисенә ярдәм итәргә тели.   Ярдәм итү урынына кайбер өлкәннәр аңа начар сүзләр яза һәм балалар акча эшли алмый, дип аңлатырга тырыша. Ә ни өчен эшли алмый? Бала кечкенәдән эшләргә, үз куллары белән нәрсәдер булдырырга һәм гаиләгә ярдәм итәргә өйрәнә икән, бу хөрмәткә лаек. Мин аңа ярдәм итәргә булдым һәм барлык вазаларны сатып алдым. Молодец, егет! Үз-үзеңә ышанычыңны югалтма, - дип язган Радик үзенең социаль челтәрләрендә.

Аның сүзләренә караганда, ул вазаларны өенә алган һәм аларның күңел биреп эшләнгәнлеген билгеләгән. Артист малайга уңышлар теләгән. Әфарин, Радик!

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас