

18 июнь – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров республиканың медицина җәмәгатьчелегенең 32 вәкиленә: табибларга, шәфкать туташларына һәм фельдшерларга бүләкләр тапшырды.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узган бүләкләү тантанасында Бәләбәй үзәк район хастаханәсе белгечләре – табиб-инфекционист Вәлиева Әлфия Рәүф кызына, табиб – акушер-гинеколог Звиададзе Асмәти Әмирән кызына «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
– Медицинада очраклы кешеләр юк. Бу югары хезмәт – иң авыр сменадан соң пациентны кайгырта, үз өстенә җаваплылык ала белүчеләрнең өлеше. Сезнең һөнәрегез ихлас ихтирам һәм рәхмәт уята. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык казанышлар сезнең белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә, йокысыз кизү торуыгызга һәм чын күңелдән ярдәм итәргә омтылуыгызга нигезләнә. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, яңа һөнәри уңышлар телим. Сезнең игелекле хезмәтегез һәрвакыт кирәкле һәм ул лаеклы бәяләнсен, – диде сәламләү сүзендә Андрей Назаров.
Светлана Шириня.