Җәмгыять
27 Июня , 06:00

Башкортстан ягулык салу станцияләренә бензин китерүне 1,5 тапкырга арттырдылар

"Башкортстанның нефть эшкәртү заводлары ягулык ажиотажы белән бәйле рәвештә заправкаларга бензин китерү күләмен бер ярым тапкырга арттырды".

Башкортстан ягулык салу станцияләренә бензин китерүне 1,5 тапкырга арттырдыларБашкортстан ягулык салу станцияләренә бензин китерүне 1,5 тапкырга арттырдылар
Башкортстан ягулык салу станцияләренә бензин китерүне 1,5 тапкырга арттырдылар

Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары — сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.

Вице-премьер сүзләренчә, ягулык салу станцияләренә ягулык ташу өчен компанияләр өстәмә рәвештә шәхси бензовозлар да яллый, әмма бу да җитми, чөнки ажиотаж аркасында барысын да тиз сатып алалар.

"Вәзгыять якын арада хәл ителәчәк, кешеләр канистраларга тутырудан туктагач, һәм куллану нормаль план режимына керәчәк. Шуңа күрә гадәти режимда ягулык салабыз, ягулык салу станцияләренә йөрибез, һәм шул вакытта республикада барысы да тотрыклы булачак", - диде Александр Шельдяев.

Вәзгыятьне көндәлек режимда оператив штаб координацияли, ул лимитларны дефицит күргән урында яңадан бүлеп бирә.

Исегезгә төшерәбез, шау-шу куптарганлыктан, республиканың ягулык салу станцияләрендә бензин алу өчен чиратлар тезелде. Паникага бирелеп, күпләр хәтта кибетләрдә барлык канистраларны да сатып алганнар. Вәзгыять берничә ел элек карабодай «дефициты»на  охшаш, ул ярма җитмәү аркасында түгел, ә кешеләр аны кирәгеннән артык сатып алганга барлыкка килгән иде.

Элегрәк» Башинформ " хәбәр иткәнчә, Башкортстанга да бензин белән ажиотаж килеп җитте. Башка төбәкләрдәне кебек, кешеләр бензинны запаска сатып алырга ашыктылар. “Бензин кризисы”н кешеләр тудырды.

“Башинформ”

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас