

Очрашу «Лайки»уеныннан башланды. Экранда «Мин спортны яратам» шигаре белән картина барлыкка килде, һәм егетләр шул якка кәгазь самолетлар җибәреп хуплауларын белдерделәр. Китапханәче кәгазь самолетларның картинкага очу тизлеге белән яшьләр арасында наркомания таралу арасында параллель үткәрде.
Әңгәмә барышында чараны алып баручы балалар белән наркотикларның нәрсә икәнлеге турында фикер алышты. Шулай ук зарарлы гадәтләрнең зыяны турында мәкальләр җыярга һәм проблемалы ситуацияләрне тикшерергә тәкъдим итте. Малайлар һәм кызлар теге яки бу катлаулы хәлдә нишләячәкләрен сөйләделәр.
«Сюрприз» уены аеруча кызыксыну уятты – яшүсмерләргә тартмада нәрсә ятканын чамаларга тәкъдим иттеләр. Уен башланыр алдыннан китапханәче кисәтеп куйды: тартмада зарарлы һәм куркыныч нәрсә бар. Шуңа да карамастан, малайлар барыбер, кызыксынып, аны ачтылар. Бу тәҗрибә – ачык мисал: тормышта наркотикларның зыяны турында һәркем белә, әмма кайчак кызыксынып татып карыйлар.
Иҗади бирем программаның мөһим өлеше булды: катнашучылар наркоман портретын төшерделәр, аннары рәсемнәрне символик рәвештә чүп савытына озаттылар, шулай итеп куркыныч гадәтләргә символик рәвештә протест белдерделәр.
Чара азагында балалар «Без наркотикларсыз киләчәк сайлыйбыз»дип исемләнгән стена газетасы эшләү өчен берләштеләр.
Элиза Салихова, китапханәче