

Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган масштаблы мәдәни форум Башкортстан башкаласында 24-26 июнь көннәрендә узды. Бу өч көн эчендә Уфа илнең 80 төбәгеннән килгән меңнән артык яшь талантны бер мәйданга җыйды. Алар – традицияләрне саклаучы яшьләр, фольклор, хореография, җыр коллективлары һәм инструменталь ансамбльләр артистлары.
Фольклориаданың иң дулкынландыргыч мизгеле бүген, 26 июнь кичендә, Совет мәйданында узган ябылу тантанасында булды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов, В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова катнашты.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу көннәрдә башкала балаларның шат тавышлары, күңел ачулар, туган телләрдәге көйләр, милли киемнәрнең күптөрлелеге белән тулы иде.
"Сез Уфа сәхнәләрендә бик матур чыгышлар ясап, безнең йөрәкләрне яуладыгыз. Үзегезнең дәрт һәм талантыгыз белән барыбызны да илһамландырдыгыз. Без барыбыз да сезгә карап сокланабыз. Безнең башкала да сезгә ошагандыр дип ышанам. Республика исеменнән сезгә, әти-әниләрегезгә, педагогларыгызга һәм остазларыгызга халык мәдәниятен чын күңелдән яратканыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диде республика Башлыгы.
В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова республика җитәкчелегенә һәм Башкортстан халкына кунакчыллык һәм масштаблы фестивальне бик яхшы оештыру өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров Тамара Пуртовага Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды. "Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен" орденын төбәк Башлыгы кулыннан Башкорт дәүләт курчак театры артисты Айрат Әхмәтшин алды.
Радий Хәбиров һәм Тамара Пуртова III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашкан 78 иҗат коллективы вәкилләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Фольклориаданың өченче көне музыкант һәм мультиинструменталист Zainetdinның чыгышы белән тәмамланды.
Заһир Зәйнетдинов белән бер сәхнәдә 200гә якын яшь артист - "Модус" халык шоу-балеты, "Тамыр" телеканалының вокал студиясе, "Ассоль" студиясе, "Ирис" бию коллективы, Калтасы районының Краснохолмский авылыннан үрнәкле кашыкчылар театры чыгыш ясады.
Чыганак: "Кызыл таң"
Фото:glavarb.ru