

Ярышларда хөрмәтле кунак – тай боксы буенча тренер-укытучы, махсус хәрби операциядә катнашучы Ильмир Гыйльметдиновның катнашуы аңа тагын да мәртәбә өстәгән. Ул яшь спортчыларны хуплап кына калмаган, әңгәмә дә үткәргән: балаларга террорчылыкның асылын, җинаятьчеләрнең яшьләрне террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышуларын сөйләгән һәм мондый җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы турында исләренә төшергән.
Мәйданчыкта киеренке көрәш кайнап торган: яшь спортчылар берьюлы биш дисциплинада – озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, отжимание, алга авышу һәм көймәләрдә узышуда көч сынашканнар. Бу дисциплиналарның һәркайсы спорт әзерлегенең төрле якларын: көч, чыдамлык, сыгылмалылык һәм тизлекне тикшерә. Әмма бергә эш итә белү дә мөһим булып чыкты – команда рухы биредә беренче урында булган.
Нәтиҗәләр каты көрәшнең – лаеклы нәтиҗәсе. Беренче урында – дзюдо секциясе командасы (1), икенче урында – баскетболчылар командасы, лидерлар өчлегендә - дзюдо секциясе командасы.
Барлык призерлар да – медальләр һәм грамоталар, ә һәр катнашучы татлы приз алган.
Регина Иванова әзерләде. «Стимул» спорт мәктәбе фотолары.