Җәмгыять
29 июнь , 05:00

Бәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

23 июньдә якынча 19.00 сәгатьтә Революционерлар урамындагы 16 нчы йорт янында Chery TIGGO PRO автомобиле йөртүчесе (1965 елгы ир -ат) 2023 елгы баланы бәрдерә. Балигъ булмаган машина хәрәкәте барышында уңнан сулга таба юлга– билгесез урында, йорт яны территориясендә йөгереп чыга.

Бәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булганБәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Бәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Зыян күрүчене җәрәхәтләр белән шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.

Бәләбәй Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юлда балаларның иминлеге – уртак җаваплылык.

Ата-аналар игътибарына: куаклар һәм башка каршылыклар аркасында машинаны күрү чикләнгән ишегалларында балаларга йөрергә рөхсәт итмәгез. Якын килүче транспорт алдыннан ни өчен юл аша йөгереп чыгарга ярамавын аңлатыгыз.

Машина йөртүчеләр,  йорт яны территорияләрендә, балалар күренә торган урыннар, көйләнмәгән юллар һәм тукталышлар янында игътибарлы булыгыз. Балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен һичшиксез үтәгез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Регина Иванова әзерләде. БР буенча ЮХХДИ бүлекчәсе фотолары

 

Бәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Бәләбәйдә балигъ булмаган җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас