

- Экскурсия гадәти булмаганча башланды. Автобуста без шәһәрнең тарихи өлешенә, Озын тауга таба бардык. Биредә, аның итәгендә, Бәләбәй елгасы ага торган урында, моннан 200 ел элек диярлек тегермән эшләгән. Әйткәндәй, ул, 1837 елда төзелгән шәһәр картасында билгеләнгән. Картлар әйтүенчә, Бәләбәйнең бу почмагында ике тегермән булган. Хәзер бу урында куе урман үсә, ә тегермәннәр турында Тегермән урамы һәм шул ук исемдәге тыкрык кына хәтерләтә.
Экскурсиядәгеләр тирә-як табигатькә сокланып, шәһәр элеваторы биналарының берсендә урнашкан музейга юнәлделәр.
Монда безне «Безнең йорт» этноүзәге хезмәткәре Ирина Спиридонова каршы алды. Ул пенсионерлар өчен Үзәк территориясе һәм музей буйлап кызыклы экскурсия үткәрде, - дип сөйләде ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.
Активист-ветераннар сәяхәтләрен Бәләбәйгә шәһәр статусы бирелүгә 245 ел тулуга багышлаганнар.
Экскурсиянең икенче өлешендә ветераннар советы әгъзасы һәм туган якны өйрәнүче Ася Кәбирова М.Цветаеваның иҗаты һәм районыбызда булуы, шулай ук Бәләбәйне данлаган башка күренекле кешеләр турында сөйләгән.
Программа Светлана Земскова һәм Анна Шәймөхәммәтова башкаруында музыкаль номерлар белән тәмамланган. Экскурсантлар Марина Цветаева шигырьләренә язылган романслар һәм җырлар тыңлап кинәнгәннәр.
- Быел "Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм" программасы беренче яртыеллыкка финанслауны туктатты, әмма без пенсионерларыбыз өчен туган як буйлап кыска сәяхәтләр уздыру мөмкинлеген эзләүне дәвам итәбез, һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Безгә һәрвакыт "Бәләбәй электр челтәрләре" җәмгыяте директоры Алексей Травницкий ярдәм итә (район буенча автобус бушлай бирелә).
Без Бәләбәйдән читкә чыгуны да планлаштырабыз, тик туристларныэ үз исәбенә. Сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен бу нормаль практика, - дип уртаклашты ветераннар советы рәисе Александр Буйлов.
Актив озын гомерлелек юлында кызыклы нәрсәләр күп.
Белешмәләр өчен 8 (34786) 3-25-57 (Бәләбәй районы ветераннар советы) телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Любовь Иванова әзерләде. Ветераннар советы фотосы