

Халык бушлай тикшерү уза һәм табиблардан консультация ала алачак. Заманча диагностика җиһазлары белән җиһазландырылган күчмә медицина комплекслары һәм төрле профильдәге квалификацияле табиблар бригадалары сыйфатлы медицина ярдәменә мохтаҗларга якынрак булачак.
Алдан язылу таләп ителми – кабул итү «тере чират»тәртибендә башкарылачак.
Үзең белән паспорт һәм ОМС полисы гына алырга кирәк.
Регина Иванова әзерләде. Фото гәзит архивыннан