Җәмгыять
30 Июня , 08:00

Яшьләрнең хезмәт десанты

Максим-Горький авыл советы территориясендә төзекләндерү эшләре туктатылмый.

Яшьләрнең хезмәт десантыЯшьләрнең хезмәт десанты
Яшьләрнең хезмәт десанты

Чираттагы изге эшне – тукталыш павильонын буяу һәм төзекләндерү – яшьләр советы активистлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл Советы депутатлары башкарды.

Сүз авыл хакимияте  башлыгы Надежда Красильниковага:

- Эш кайнап торды, без  актив  өч кеше – Настя, Анна һәм Әмир артыннан көчкә генә өлгерә алдык, алар эштә гаҗәеп бердәмлек һәм җитезлек күрсәттеләр.

Авыл биләмәсе Советы депутаты Дамир Абуталипов үз эше чын остасы  булып чыкты, ул һөнәрилеге, буяу пульты белән эш итә белүе аркасында яхшы нәтиҗәгә иреште.

Без шулай ук биләмәдә яшәүчеләргә һәм транспорт көтеп торучы кунакларга уңайлы булсын өчен эскәмияләр куярга булдык.

Авыл биләмәсе  Советы депутаты Марина Соболева бушлай такталар бирде , ә Дамир Вил улы барысын да әйбәтләп  буяды. Ире эшләгән арада  хатыны Гөлназ Заригат кызы чәчәкләр утырту өчен кашпо – декоратив агач төбе ясый башлады.

 Әлеге хезмәт десанты туган авылыбызның инфраструктурасын яхшырту һәм төзекләндерү юлында тагын бер адым булды.

Һәрбер игелекле эш – кече Ватанга мәхәббәт чагылышы.

Любовь Иванова әзерләде. Фотоларны Н. Красильникова тәкъдим итте

 

 

Яшьләрнең хезмәт десанты
Яшьләрнең хезмәт десанты
Яшьләрнең хезмәт десанты
Яшьләрнең хезмәт десанты
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас