Җәмгыять
1 Июля , 06:05

Башкортстанда тәрбиягә алган гаиләләргә һәм опекуннарга түләүләрне арттырдылар

 Башкортстанда тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләргә, шулай ук ятим балаларның опекуннарына түләүләр күләме арттырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров «Опекуннарга (попечительләргә) баланы карау өчен акча түләү тәртибе һәм күләме турында»төбәк законына төзәтмәләрне имзалады.

Башкортстанда тәрбиягә алган гаиләләргә һәм опекуннарга түләүләрне арттырдыларБашкортстанда тәрбиягә алган гаиләләргә һәм опекуннарга түләүләрне арттырдылар
Башкортстанда тәрбиягә алган гаиләләргә һәм опекуннарга түләүләрне арттырдылар

Документ нигезендә опекуннарга яки попечительләргә 3 яшькә кадәрге баланы карау өчен түләү хәзер аена 11 543 сум тәшкил итә, 3 яшьтән өлкәнрәкләр — 11 101 сум.

Инвалид яки 3 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән баланы карау өчен түләү-аена 13 853 сум, өлкәнрәкләр өчен — 13 320 сум.

«Закон  басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм гамәлләрен 2026 елның 1 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарата», — диелә документта.

2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада ятим балалар саны 6,3% ка кимегән. Төбәктә 9 468 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бар — бу узган ел белән чагыштырганда 635 балага кимрәк. Ятимнәрнең 94% ы гаиләләрдә тәрбияләнә.

Элегрәк "Башинформ" хәбәр иткәнчә, Башкортстанда уллыкка алучыларга бер тапкыр түләү суммасы 5,6% ка арткан.

Башинформ.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас