

Кеше - табигать баласы. Баланы үз мөхитеннән аерып, гаджет читлегенә утыртып кую - ул тик сезнең, мотлак сезнең җинаять, ата-аналар. Заманга сылтау дөрес түгел. Нигә соң күрәләтә бала кулына телефон тоттырабыз? Рәхәт бит! Тышта йөрми, күз алдында ята тавыш-тынсыз.
Тыштан стимул булмыйча мие үсешми. Тормышны экран аша түгел, үзе татып, тәмләп, тотып карап өйрәнергә тиеш бала. Мең ел элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.
Нәрсә эшләргә?
Бер-ике яшьлек балага телефоннан йәнсүрәт күрсәтмәскә. Шушы яшьтән гаджет коллыгы башлана. Телевизордан карау вакытын да чикләргә.
Китап укыгыз. Ата-анасы китап яраткан бала китапны гаджетка алыштырмаячак. Журналлар алдырыгыз. Һәр яңа санын бала белән бергәләп укып чыгарга вакыт табыгыз.
Үзегез бала алдында телефон тотып ятмагыз.
Һәр баланың яраткан шөгыле булырга тиеш. Көз көне бергәләп гербарий җыегыз. Кызларны бәләкәйдән пешеренергә өйрәтегез. Малайлар атасына булышсын. Сүрәт төшерү, пазл җыю шахмат, домино - болар барысы да мие үсешенә ыңгай йогынты ясый.
Спортка ылыктыру. Гаилә белән бергә урамда йә паркта волейбол, футбол уйнау, йөгерү. Әти кеше малайлары белән хоккей, теннис, бокс клубларына йөрергә вакыт тапса, бик мәслихәт.
Балаларыгыздан "карт" бәби ясауны куегыз. Үзе киенсен-чишенсен, бүлмәсен җыештырсын, дәресен үзе эшләсен, әмма тикшереп торырга кирәк, әлбәттә. Форсат булган саен табигатькә алып чыгыгыз. Бакчада эшләсен. Дәрес күплеккә сылтанмасын. Вакытны дөрес бүлергә өйрәтү дә ата-ананың бурычы.
Гаиләнең олы агъзалары үзен ничек тота, нәрсә белән кызыксына, вакытын ничек узгара - бала күреп, кабатлап үсә. Оясында ни күрә, бит.
Курыкмагыз, бала кайвакыт ачыгырга, өшергә, арырга, суланырга да тиеш. Ул шулай ныгына, тормышны өйрәнә. Әмма моны ялгыш аңларга кирәкми.
Чыганак: "Туган телем"