

«Уфанет» домофоннарыннан язмалар кадрларында биеклектән (фаразланганча, балконнан) төшкән бензин салынган канистра җиргә бәрелгәндә автомобиль астында ук яна башлавы күренә.
Йөгереп чыккан ир-ат утны шешәдән су белән сүндерергә тырышып караган, әлбәттә, уңышсыз. Шуннан соң күршеләр пледлар ярдәмендә ялкынны сүндерәләр.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Тимур Герасимов әлеге хәлне шәрехләп, бензинның тиз янучан сыеклык булуын искәртте. Ягулыкны фатирларда яки шәхси хуҗалыкларда саклаганчы, янгын хәвефсезлеге чаралары турында нык уйланырга кирәк, дип ассызыклады спикер.
Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Башкортстанның АЗСларына бензинны канистрларга һәм башка савытларга җибәрүне тыйдылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Уфада ягулык салу станцияләрендә чиратлар күпкә кими, ягулык базарында вәзгыять тотрыклана һәм контрольдә тора.
Фото: Евгения Сюткина | «Электрогазета»