

- Урал Фуат улы, соңгы елларда Бәләбәй районы юлларындагы вәзгыятьнең ничек үзгәрүен сөйләгез әле. Тотрыклы уңай тенденцияләр бармы?
– Вәзгыять бер төрле түгел. Әйе, кайбер күрсәткечләр буенча без яхшыруны күрәбез – мәсәлән, җитди юл-транспорт һәлакәтләре саны кими. Әмма проблемаларга күз йомарга ярамый. Безнең авыл юллары күп, һәр җирдә яктырту һәм билгеләр юк. Кышын һәм начар һава торышында бу өстәмә куркынычлар тудыра. Өстәвенә шәхси автомобильләр саны арта, ә машина йөртү культурасы һәрвакытта да бу үсеш артыннан өлгерми. Без кисәтү өчен тырышабыз: “кайнар нокталарда” патрульлек итүне көчәйтәбез, искәртү акцияләре үткәрәбез. Әмма алгарыш акрын бара – бу технологияләрне тиз кертергә мөмкин булган мегаполис түгел. Монда барысы да кешеләр белән шәхси бәйләнештә төзелә.
- Төгәл саннар китерә аласызмы: соңгы елда районда ничә юл-транспорт һәлакәте булган? Бу узган еллар күрсәткечләре белән ничек чагыштырыла?
– 2026 елның алты аенда муниципалитет автомобиль юлларында 298 юл- транспорт һәлакәте теркәлде (узган елның шушы чорында – 374), аларда 18 кеше зыян күрде (узган ел – 21). Кимү бар, һәм бу шатландыра. Әмма һәр авария-кемнеңдер имгәнүе, һәм безнең бурыч – бу саннарны минимумга җиткерү. Бигрәк тә җәяүлеләр һәм мотоциклчылар белән булган хәлләр борчый: еш кына кешеләр хәвеф-хәтәр турында уйламыйлар да.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу динамикасы белән уртаклашыгыз. Машина йөртүчеләр дисциплинасы нинди? Статистикада нинди хокук бозулар элеккечә алда бара?
– Машина йөртүчеләр арасында иң еш очрый торган тупас хокук бозу – транспорт чарасын исерек килеш йөртү, ә аварияләрнең иң еш сәбәбе – машиналар бәрелешү, җәяүлеләрне бәрдерү, юлдан чыгу.
Ярты елда безнең хезмәткәрләр тарафыннан 5226 хокук бозу очрагы ачыкланган. Иң киң таралганнары – тонировка, балаларны йөрткәндә таләпләрне бозу, хәвефсезлек каешын такмау.
- Аварияләрне киметүдә иң нәтиҗәле булган профилактик чаралар ниндиләр? Уңышлы башлангычларга мисаллар китерә аласызмы?
– Без нокталы эшкә басым ясыйбыз. Быел йөздән артык рейд уздырдык, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә – аек булмаган машина йөртү куркынычы югарырак булганда.
Шулай ук без халык белән актив эшлибез: профилактик әңгәмәләр һәм машина йөртү культурасын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрәбез. Нәтиҗәле популяр акцияләр арасында билгеләп үтәм:
"Рульгә тимә, малай!» - балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итүенә каршы кампания;
"Харап итмә, баланы, Каешыңны эләктер!"- балаларны йөртү хәвефсезлеге буенча акция;
“Законнарны үтәүче машина йөртүче” - машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттыру буенча чаралар комплексы;
“Мототехника” операциясе – мотоцикллар һәм скутерлар хуҗаларының юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту.
- Дәүләт автоинспекциясе мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә. Балигъ булмаганнар арасында мотоциклчыларның күпмелеген исәпкә алып, балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус хәвефсезлек дәресләре үткәреләме?
- Балалар белән эшләү-төп юнәлешләрнең берсе. Без даими рәвештә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шундый дәресләр үткәрәбез, рәсем һәм плакатлар конкурслары, тематик викториналар оештырабыз.
Скутерлар һәм мотоциклчылар җәһәтеннән статистика борчулы булып кала: ел башыннан мототехникада 81 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, шуларның 16 сы балигъ булмаганнар тарафыннан. Без андый очракларга чик куярга тырышабыз, әмма ата-ана ярдәменнән башка булмый. Өлкәннәрне аларның балаларының ике тәгәрмәчле транспорт белән кайда һәм ничек идарә итүен контрольдә тотарга, аларга кагыйдәләрне һәм куркынычларны аңлатырга чакырабыз.
- Бәләбәй районы ЮХХДИ бүлеге коллективы турында сөйләгез әле
- Безнең коллектив зур түгел, ләкин бердәм. Юл-патруль хезмәте инспекторлары җитми – барлык теләүчеләрне үзебезгә эшкә көтәбез.
Юл күзәтчелеге инспекторы Альберт Латыйповны билгеләп үтәм – ул 10 ел хезмәттә, районның барлык юлларын белә, теләсә кайсы машина йөртүчегә ачкыч таба.
Безнең хезмәткәрләр арасында кызлар да бар – бу зур булмаган шәһәр өчен гадәти булмаган, ләкин бик кыйммәтле әйбер Алар: полициянең кече лейтенанты Алинә Әмирова, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор һәм полициянең өлкән лейтенанты, административ законнарны үтәү буенча инспектор Юлия Вдовина. Алар, башкалар кебек үк, рейдларга чыгалар, тәртип бозучыларны тоткарлыйлар – һәм үз бурычларын югары дәрәҗәдә башкаралар.
- Әгәр сезнең машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бер киңәш бирү мөмкинлеге булса, ул нинди булыр иде?
- Минем төп киңәшем – үзара ихтирам. Машина йөртүчеләр, исегездә тотыгыз: җәяүлеләр – сезнең кебек үк юл хәрәкәтендә катнашучылар. Җәяүлеләр, зинһар, кагыйдәләрне санга сугыгыз – юл аша тиешле урыннарда чыгыгыз, светофор сигналларына игътибар итегез.
Безнең һәркайсыбыз үзе турында гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләр турында да уйласа, юллар чын-чынлап хәвефсез булачак.
2026 елның алты аенда муниципалитет автомобиль юлларында 298 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Регина Иванова әңгәмәләште. Фото Дәүләт автоинспекциясе архивыннан