Җәмгыять
3 Июля , 08:00

Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр

«Яңа буын» балалар-яшүсмерләр үзәгендә «Макулатура җыябыз – табигатьне саклыйбыз!» акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.Игелекле һәм мөһим эшнең инициаторы "Экология Т" җәмгыяте төбәк операторы булды, ә аны районның барлык мәктәпләре дә хуплады.

Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәрЯшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар – торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү һәм табигатьне саклау бүлеге җитәкчесе Максим Газин һәм Гомумрусия халык фронты вәкиле Морат Шафиков катнаштылар. Алар балаларга битараф булмаганнары һәм җаваплы караганнары  өчен рәхмәт белдерделәр, нәкъ менә шундый башланычлар ресурсларга аңлы мөнәсәбәт булдыра, әйләнә-тирә дөньяның кадерен белергә өйрәтә, дип  басым ясадылар.

Катнашучылар арасында берьюлы берничә уку йорты аерылып торды, аларның тырышлыгы аерым билгеләп үтелде. Тапшырылган чимал күләме буенча абсолют рекордны Бәләбәй шәһәренең 15нче мәктәбе куйды. Аның укучылары өчен махсус бүләк әзерләгәннәр – фойедагы экологик киңлек: чүп-чарны аерым җыю өчен дүрт төсле контейнер һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерә торган һәм һәр укучыда файдалы гадәтләр булдырырга ярдәм итүче мәгълүмати стенд.

Иң актив мәктәп исеменә Баженово урта мәктәбе командасы лаек булды – аларның керткән өлешен тану йөзеннән коллективка спорт инвентарьлары тапшырылды. Ике мәктәпкә дә шулай ук БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң тырыш катнашучылар да аерым игътибарга лаек. Мәсәлән, иң күп макулатура ны (307 кг) 1 нче гимназиядән Елизавета Варейкина җыйган. Шулай ук Семен Клюшкин (250 кг, Приют бистәсендәге 16нчы мәктәп), Егор Егоров (185 кг, 15нче мәктәп), Степан Никитин (124 кг, 1нче мәктәп), Анастасия Максимова (47 кг, Чуваш гимназиясе), Максим Гусаров һәм Иван Теплых (42шәр кг, Баженово урта мәктәбе). Аларның һәркайсына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Акция инде өченче ел уздырыла, һәм Бәләбәй укучылары даими анда иң актив катнашучылар рәтендә кала. «Экология Т» төбәк операторының колл үзәге җитәкчесе һәм бүләкләү тантанасын алып баручы Гөлнур Галиуллина билгеләп үткәнчә, быел балалар 12 тоннадан артык макулатура җыйганнар. Бигрәк тә күптән түгел тәмамланган «БумБатл» акциясе фонында мондый нәтиҗәгә ирешү кыйммәтле: оештыручылар мондый активлыкка исәп тотамаганнар  да, әмма чынбарлык көтелгәннән күпкә яхшы булган.

"Ялгышуыбыз бик күңелле,  – дип уртаклашты Гөлнур Галиуллина. - Укучылар да, иң мөһиме, ата-аналар да зур активлык күрсәттеләр. Бу экологик культураның көндәлек тормышның бер өлешенә әверелүе турында сөйли, һәм нәкъ менә шундый кечкенә адымнардан табигатьне саклау буенча зур эш башлана».

Елена Петрова фотолары

Регина Иванова

Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Яшь табигать сакчыларын бүләкләделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас