Җәмгыять
4 Июля , 06:00

Ата-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт

Донской  авыл советы авыл биләмәләрендә  яшәүчеләр зиратларның  иске коймаларын ремонтлау кебек мөһим мәсьәләсне игътибарсыз калдырмыйлар.

Ата-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәтАта-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт
Ата-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт

– Безнең авыл советы территориясендә җиде зират бар. Аларның күбесе авыл халкы көче белән тәртипкә китерелгән, – дип хәбәр итте урындагы хакимият башлыгы Илһам Хөснетдинов. - Шушы көннәрдә Анненково  зиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде: киртәләр яңартылды, зиратка керү өчен ике яктан капкалар куелды.

Ремонт өчен акчаны, гадәттәгечә, бөтенебез бергә җыйдык . Башлап йөрүче  төркем әгъзалары туганнары монда яткан һәркемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Авыл Советының актив кешеләре – Р.Газизуллин, О. Калугин, Р. Сөбхангулов, В. Улюсов, Ф. Арслановның ярдәмен аеруча билгеләп үтәсем килә.

Уртак тырышлык белән 600 мең сум акча җыйганнар.  Койманы яңартканнан калган акчага халык зиратка бара торган юлны грейдерларга һәм бирегә ике яңа контейнер алырга карар кылган.

Күпләр өчен бу изге эш “койманы яңарту” гына түгел, ә ата-бабаларга хөрмәт күрсәтү һәм бу традицияне киләсе буыннарга тапшыру ысулы да.

Чиратта – Сиушка авылындагы зират коймасын яңарту..

Светлана Шириня.

 

Ата-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт
Ата-бабалар хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас