Җәмгыять
4 Июля , 12:00

Муниципаль депутат академиясе

Бәләбәйдә республиканың алты районыннан урындагы  үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары укыды.

Муниципаль депутат академиясеМуниципаль депутат академиясе
Муниципаль депутат академиясе

Үзәк мәдәният йорты базасында Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең әйдәп баручы укытучылары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар экспертлары  белгечләрне укыттылар, уку урындагы үзидарә органнарына нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле төп компетенцияләрне булдыруга  һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Һәр депутат кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга реаль йогынты ясый алсын, үз территорияләрендәге көнүзәк проблемаларны оператив һәм дөрес хәл итә алсын өчен, авыллар һәм шәһәрләр тормышындагы төп мәсьәләләр каралды. Курс муниципаль депутатларның көндәлек эшендә очраучы  көнүзәк  мәсьәләләрне һәм проблемаларны исәпкә алып эшләнгән

Кунакларны Бәләбәй районы хакимияте  исеменнән хакимият башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев сәламләде. "Без үзләштергән белем һәм күнекмәләр муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен уңышлырак хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Семинар программасы югары профессиональ дәрәҗәдә тормышка ашырылыр дип өметләнәбез, ә алынган тәҗрибә безнең территорияләрнең алга таба үсешенә өлеш кертер”, – диде ул үз чыгышында. Ул барысына да уңышлы эш һәм яңа һөнәри казанышлар теләде.

Светлана Шириня

Елена Петрова  фотолары.

 

Муниципаль депутат академиясе
Муниципаль депутат академиясе
Муниципаль депутат академиясе
Муниципаль депутат академиясе
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас