

Без аңлатуны сорап Бәләбәй шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.
Шәһәр муниципалитеты башлыгы Татьяна Зубова хәбәр иткәнчә, монда чүп җыю-өю тыела! Контейнер мәйданчыгы ябылуның сәбәбе – су саклау зонасы булу (янәшәдә инеш ага). Соңгы вакытта урындагы халык һәм юридик затлар бирегә каты көнкүреш калдыкларына карамаган калдыкларны китерә башладылар, биредә рөхсәт ителмәгән гаять зур чүплек барлыкка килде.
Халыкка мәгълүмат бирүгә килгәндә, мәйданчыкның ябылуы турында белдерү тактасын кабат эләргә туры килде, чөнки беренчесен кемдер алып ыргытты.
Шунысын да истә тотарга кирәк, урындагы халык көнкүреш калдыкларын утильләштерү мөмкинлегеннән мәхрүм калмаячак. Якын-тирәдә биш контейнер мәйданчыгы бар: өчесе – Салават Юлаев урамында, берсе – Кызылармеец урамында (Хәтер йорты янында) һәм Кызылармеец белән Октябрь урамнары киселешендә.
«БХ»белешмәсе
Су саклау зонасы – су объектының яр сызыгына (чигенә) терәлеп торган территория. Аны махсус су объектын саклау: аның пычрануына, чүпләнүенә, суларның саегуына юл куймау, шул ук вакытта су биологик ресурсларының һәм флора һәм фаунаның башка вәкилләренең яшәү тирәлеген саклау өчен төзиләр. Мондый территориядә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең махсус режимы гамәлдә.
Светлана Шириня