Җәмгыять
7 Июля , 06:00

91 яшьлек әби печән чабучылар ярышында катнашты

Ял көннәрендә Зилаер районының «Таллык яланы» матур аланында узган «Печән туе» печән чабучылар ярышлары нәтиҗәләр белән генә түгел, уникаль хәл белән дә истә калачак.

91 яшьлек әби печән чабучылар ярышында катнашты91 яшьлек әби печән чабучылар ярышында катнашты
91 яшьлек әби печән чабучылар ярышында катнашты

Ярышларда иң өлкән катнашучы – Юмагужа авылыннан 91 яшьлек Шәмсинур Гатият кызы Колһгарина, дип хәбәр итте район башлыгы Борис Мелкоедов һәм пенсионер хатын-кызның кул чалгысын  нык тҗотып, оста печән чабуын күрсәткән ышанычлы видео урнаштырды.

Ярышларда катнашу өчен Кырмаскалы һәм Баймак районнарыннан командалар килгән, әмма нәкъ иң өлкән катнашучының осталыгы зур игътибар уятты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, "Печән туе " икенче ел рәттән печән чабу традицияләрен саклап калу һәм яшьләрне борынгы һөнәргә өйрәтү өчен үткәрелә.

ФОТО: ЕВГЕНИЙ ВЕНЕДИКТОВ | HTTPS://VK.COM/BORISMELKOEDOV

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас