Җәмгыять
7 Июля , 10:00

Малиновкада җәй

Малиновка авылы балалары өчен бу җәй якты хисләр, яңа белемнәр һәм күңелле маҗараларга бай булган. Авыл мәдәният йортында ун көн дәвамында балалар өчен уен мәйданчыгы  оештырылган, ул яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелгән.

Малиновкада җәйМалиновкада җәй
Малиновкада җәй

Мәйданчыкны оештыручы, әйдәп баручы методист Елена Юмшанова төрле яшьтәге балаларның кызыксынуларын һәм мавыгуларын исәпкә алган. Көн саен нәни тикшеренүчеләрне танып белү һәм уен программалары көтә, алар анда туган як тарихы турында беләләр, тапкырлык күрсәтергә,  командада эшләргә өйрәнәләр.

Мәйданчыкта катнашучылар арасында осталык класслары аеруча популяр булган. Әйдәп баручы методист җитәкчелегендә балалар пицца әзерләгәннәр һәм яхшылык талисманнары эшләгәннәр. Һәркем үз сәләтен ачаып, үз куллары белән  ясаплган сувенирны өенә алып кайтып кына калмаган, ә үз хезмәте өчен горурлык хисе дә тойган.

Хореографиясез дә булмаган. Яраткан көйләренә  балалар биюләр һәм ритмны тоярга өйрәнгәннәр. Балалар шулай ук интеллектуаль һәм спорт викториналарында да көч сынашканнар.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм эстафеталарны барсы да нык яраткан. Команданың тизлеге, җитезлеге һәм бердәмлегенә ярышлар мәдәният йортының матур ишегалдында узган, анда һәркем кояштан һәм актив ялдан ләззәт алган.

- Ун көн сизелмичә генә узып киткән,  алар бик күп җылы истәлекләр  калдырган, әмма җәй әле тәмамланмый. Малиновка авылы мәдәният йорты балалар өчен бик күп кызыклы нәрсәләр әзерли – алда яңа очрашулар, иҗади проектлар һәм онытылмаслык вакыйгалар. Шулай итеп, каникуллар дәвам итә, димәк, алда әле шатлык һәм ачышлар өчен сәбәпләр күп, - дип уртаклашты Елена Юмшанова.

Алсу Фәизова әзерләде.

Малиновка мәдәният йорты фотолары

Малиновкада җәй
Малиновкада җәй
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас