Җәмгыять
8 Июля , 08:00

”Басу көне-2026”: Шаровкадан Владимир Павлов трактор-шоуда катнаша

2026 елның 9-11 июлендә Башкортстанда традицион “Басу көне-2026” агрофорумы узачак.

”Басу көне-2026”: Шаровкадан Владимир Павлов трактор-шоуда катнаша”Басу көне-2026”: Шаровкадан Владимир Павлов трактор-шоуда катнаша
”Басу көне-2026”: Шаровкадан Владимир Павлов трактор-шоуда катнаша

Киң колачлы форумны уздыру урыны итеп Уфа районының Җиләкле алан авылы янындагы Башкорт дәүләт аграр университеты укыту-фәнни үзәгенең тәҗрибә кыпы сайлаган.

Программада – трактор-шоу, дрон-рейсинг, сөрү буенча һәм иң яхшы агрономга конкурслар…

Катнашучыларга һәм кунакларга үсемлекчелектә яңа казанышлар, үзебезнең заманча агротехнологияләр һәм селекция нәтиҗәләре, җирдән файдалануның инновацион ысуллары, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының флагман үрнәкләре күрсәтеләчәк.

Чарага теләгән һәркем килә ала. Ул ачык һавада бердәм мәйданчыкта уза һәм гадәттәгечә анда Башкортстанда урып-җыюга старт биреләчәк.

Бәләбәй районыннан, рәсми делегациядән тыш, форумда Шаровкадан 32 яшьлек тракторчы Владимир Данилович Павлов та катнашачак.

КФХ хезмәткәре А.А. Гришанина трактор-шоуда чыгыш ясаячак.

Якташыбызга уңышлар телик!

Любовь Иванова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас