

Макулатура җыюда гадәттәгечә мәктәп, предприятие, гаилә коллективлары катнаша. Республиканың теләсә кайсы кешесе экологик җаваплылык күрсәтеп, акциягә кушыла ала. Исегезгә төшерәбез, аны Русия Табигать министрлыгы ярдәмендә «Экосистема» Бөтенрусия экология хәрәкәте белән берлектә «Милли приоритетлар» оешмасы оештырды. Төп максат – экологик культураны күтәрү һәм һәрберебездә табигать ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт булдыру.
«Башкортстан Республикасы «БумБатла» ның алтынчы сезонында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – дип хәбәр итте республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. - Төбәк 875,7 тонна макулатура җыеп, эре субъектлар арасында - беренче урын һәм гомуми зачетта алдынгы урынны алды. Барлык җыелган материаллар эшкәртүгә җибәрелде. Алардан гофрокартон, төрү һәм башка кәгазь продукциясе җитештергәннәр. Һәр тонна – коткарылган агачлар һәм экологиягә реаль өлеш".
Игътибар итегез! Акция 2027 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк. Коллектив, шәхси һәм гаилә зачетларына йомгак быел ноябрь аенда ясалачак.
Оештыручылар шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» да креатив постлар конкурсларын уздыруны планлаштырганнар – нәтиҗәләр сезон ахырында игълан ителәчәк.
Макулатура җыегыз, БУМБАТЛ.РФ сайтында теркәлегез һәм социаль челтәрләрдә #бумбатл #экосистема #нацпроектэкоблагополучие хештеглары белән уртаклашыгыз.
Читтә калмагыз! Макулатураның һәр килограммы табигатебезне сакларга ярдәм итә. Республикабызны бергәләп чистартыйк һәм яшелләндерик.
Светлана Шириня