Җәмгыять
10 Июля , 10:00

Кабатланмас күркәм бер дөнья

Олы дөнья эчендә һәркемнең үз дөньясы булган сыман, һәр гаиләнең дә үз яшәеше, гореф-гадәтләре, йолалары, үз тәртибе, җәмгыятьтә тоткан урыны булган үз дөньясы бар. Уйлап карасаң, һәр гаилә – үзе бер бөтен, кабатланмас дөнья. Әнә шул дөньялар яшәешнең мәңге агар чишмәсе,  җирдә яшәүне буыннан буынга  тапшыручы көч, могҗиза. Бу язмамда мин шундый гаиләләрнең берсе –  Бәләбәй шәһәрендә яшәүче  Люзия белән Илдус Фаттаховларның чын татар гаиләсе  турында бәян итмәкчемен.

Кабатланмас  күркәм  бер дөньяКабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас күркәм бер дөнья

Рәхмәт сиңа,  Мәхәббәт!

Раббыбыз кеше күңеленә иңдергән Мәхәббәт галиҗәнапләре кемнәрне кайларда  һәм ничек кенә очраштырмый, кавыштырмый. Хәер, бу очракта яратуга сәбәп булган Бәләбәй педучилищесына да рәхмәт әйтергә кирәктер. Яңавыл районының Гөтбер авылыннан укытучы булу хыялы белән янган  яп-яшь  Люзия  исемле кыз 1981 нче елда әлеге уку йортына укырга керә. Ә 1983 нче елда аларның төркемен Тузлыкуш авылына басу эшләренә җибәрәләр. И ул чаклар! Педтан килгән кызлар авыл егетләренең һушын ала  инде. Җырга-биюгә, нәфис сүзгә оста кызлар кичләрен авыл клубында концертлар куялар, кинога, дискотекага йөриләр... Шундый кичләрнең берсендә күрше Каен-Елга авылы егетләре дә студент кызлар белән танышырга килә. Куе, кабарып торган коңгырт бөдрә чәчле Илдус исемле  егетне Люзия  шунда ук ошата. Гаҗәп, Илдусның да аңа күзе төшкән була. Яшьләр очраша башлыйлар һәм 1984 нче елның августында никах укыталар, октябрь аенда туйлары була.

Менә шулай бер-берсен бер күрүдән яралган яңа гаилә тормышы башлана. Икесе дә авыл балалары  –  бер эштән дә куркып тормыйлар. Бәләбәйдә урын алып йорт тергезәләр. Бура күтәрү, түбә ябу кебек эшләр өмә белән эшләнсә дә (бу авыл тормышының үткәндә калган күркәм традициясе иде),  бетмәс-төкәнмәс башка эшләрне Илдус үзе эшләргә тырыша. 21 яшендә тәрәзә кәчәкләре эшләп, үзе ясаган тәрәзәләрне утыртып куя. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, ул  балта остасы, мич чыгаручы булып танылган Мөбәрәкҗанның улы ич!

Бүген инде аларның дөньясы, кем әйтмешли, гөлләр кебек. Әллә кемнәреңне сыйдырырлык зур,  кунакчыл, зәвык белән җыештырылган өй; әллә ничә тәрәзәле якты веранда; җиләк-җимеш бакчасы, ә бакча түрендә күптән түгел генә салынган яңа мунча. Бакча дигәннән, капкадан керүгә үк  Люзиянең тырыш куллары белән үстерелгән төрле-төрле чәчкәләр елмаеп каршы ала."Мин күбрәк чәчкәләр үстерергә яратам. Роза, петуния, ромашка, чалмабаш, лобелия, лилия, канәфер чәчәкләре күңелне күтәрә, бакчага ямь өсти", – ди ул. Ә Илдус исә бакча, теплицада кыяр үстерергә ярата. Үзе чәчә, төрле ашламалар белән сыйлый, җәй буе мәш килә. "Үзебезнең кыяр иң тәмлесе", – дип, балаларын, оныкларын сыйлый.

Тырышкан таба, ташка кадак кага

Илдусның әти- әнисе  Гайшә апа белән Мөбәрәкҗан абый  Каен-Елга авылында бик тырыш, чәмле кешеләр булганнар. Күп итеп мал- туар асрап, муллыкта яшәгәннәр. "Бианам  бик оста иде, никах ашларына, туйларга пешергән бавырсакларының тәме әле булса авызда торгандай, – дип искә ала килен Люзия.  – Әнкәй бик акыллы, юмарт иде. Яшьли кияүгә чыктым бит, күп эшләрне ул өйрәтте".

Өлкән Фаттаховлар (рухлары шат булсын) бөдрә чәчле өч ул – Илдус, Илгиз, Тимерҗанны үстереп, яхшы тәрбия биргәннәр. Өчесенә дә йортлар салганда оста куллы Мөбәрәкҗан абыйның һәм башка туганнарының хезмәт көче зур булган.

 Ә инде минем геройларым  гаиләсендә аларның шатлыгы, таянычы булып ике ул – Инзар белән Илдар үсте. Әлбәттә, алар бәләкәй чакта әни Люзиягә, әти Илдуска эш-мәшәкатьләр баштан ашкан була: йокысыз төннәр, салкын тиеп чирләүләр... Әмма балаларның әйткән  беренче кызык сүзләре, әни- әти  дип кочакларына сарылулары бөтен арыганлыкны, кыенлыкларны оныттыра. Бүген инде  алар үзләре тырыш, булдыклы чын ир-егетләр,  гаилә башлыклары, әти-әниләренең төп ярдәмчеләре. Койма кою, мунча, гараж  төзү кебек  эшләрне бергә, киңәшләшеп эшлиләр.  Ике уллары  да җир участогы алып, йорт сала. Бу зур  эшне дә бергә, өмәләр оештырып җиңеп чыгарга ниятли алар (Бирсен ходай!). "Оясында ни күрсә, очканында шул була". Бәләкәй чакларында малайлар әби-бабайларына кайтып, бөтен авыл эшләрендә катнашып, барысын белеп үсәләр. Печән чабу, утын әзерләү дисеңме... "Картәтәй күп эшләрне өйрәтте безгә", – дип  бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала алар.

 – Тырышып дөнья көттек, – дип сөйли Люзия ханым. – Мин башта  "Семицветик" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Балалар бакчасы ябылу сәбәпле, 15 нче мәктәпкә татар теле укытучысы булып күчтем. Ә инде татар гимназиясе ачылгач, 1997 елда мине гимназиягә чакырдылар.

 Татар теле укытучысы буларак,  югары белемле, милли гамьле Люзия Нәзир кызын татар дөньясында яхшы беләләр, гимназиядә милли мохит  булдыруда, укучыларының Казаннарда ук туган тел олимпиадаларында призлы урыннар яулавында үз эшен яратып, җаны-тәне белән бирелеп эшләүче аның  өлеше зур.

Ә  гаилә башлыгы Илдус Мөбәрәкҗан улы 1997 нче елдан бүгенгәчә  (38 ел) "Автонормаль" заводында бер үк цехта, бер үк бригадада салкын высадка станоклары автоматчигы булып намуслы  эшли. "Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкаль Илдуска бик тә туры килә. Эштән соң  агачтан урындык, гөл киштәләре, эскәмияләр ясый. Соңгы вакытта эретеп ябыштыру нечкәлекләрен дә үзләштергән – гараж өчен тимер этажеркалар, баскычлар, тимер өстәлләр дә ясый башлаган.

Ирле-хатынлы Фаттаховлар Каен-Елга авылы оештырган зиратларны тазарту өмәләрендә дә теләп катнашалар.

Оныклары – тормыш чәчәкләре

Бергә 42 ел яшәү дәверендә Фаттаховлар гаиләсенең  үз күркәм гореф-гадәтләре, йолалары барлыкка килгән. Нәкъ менә шулар гаиләнең нигезен нык килеш, ярату тойгысын кер кундырмый сакларга, тормышны ямьле һәм шат итеп алып барырга булышалар һәм тагын ... нотык сөйләмичә генә,  яраткан оныкларын тәрбияләргә.

Бу гаиләнең күркәм бер йоласы  – җәйләрен урманга йөрү. Алар күпләп каен, имәннән мунча себеркеләре, шулай ук шилык себеркеләре әзерлиләр. (Мунча себеркесен Бәләбәй татарлары  –  себерке дип, ә Яңавыл якларында миллек дип йөртәләр). Аларны дусларына, туганнарына тараталар. Картәти Илдус оныклары Данис белән Динисламга ничек дөрес итеп себерке бәйләргә өйрәтә. Чишмә бистәсендә яшәүче бу ике онык  монда кунак булырга бик яраталар. Яратмаслык та түгел шул! Картәни аларны милли таба ашлары  –  кыстыбый, шәңгә (бусы Яңавыл яклары ризыгы), җиләк кәкриләре, табикмәк-коймаклар белән сыйлый. Оныклар вак бәлеш, токмачлы аш яраталар. Алар "бисмилла" әйтеп ашарга утырырга, ашагач, "әппәр" итеп рәхмәт әйтергә өйрәнеп беткәннәр инде. Оныкларны дингә  тарту, ислам дине кушканча яшәргә өйрәтү –  безнең бурыч, ди Люзия ханым. Шуңа да соңгы вакытларда тарихи  мәчеткә  бергә җомга намазларына барырга, вәгазьләр тыңларга, хәер- садакалар бирергә тырышалар.

Фаттаховлар һич тә иренеп тормыйлар. Көзге каникул вакытларында Данис белән Динисламны музейларга алып баралар. Аксаков музее, Бәләбәйнең тарих- туган якны өйрәнү музее, Төмәнәктәге "Бабай утары"нда булып, ил, республика, туган як тарихы турында алар күп нәрсәләр белгәннәр.

Люзия дә, Илдус та балаларына, оныкларына туган татар телебезне өйрәтүне үзләренең иң зур бурычларының берсе итеп саныйлар.

 – Аллага шөкер, киленнәребез дә татар гаиләсеннән. Балалар да, киленнәр дә татарча сөйләшәләр. Ә менә оныклар белән татарчалы- русчалы, мондый хәл беркемне дә аптыратмый хәзер. Ләкин без булдыра алганча татарча өйрәтергә тиешбез, – дип сөйли милли җанлы картәни. Шуңа да салкын яңгырлы көннәрдә Тукай китапларын уку, татар телендә диктант язу гаилә традициясенә  кергән. Укытучы Люзия картәни күп еллар буе балалар өчен  "Әллүки" журналын алдыра, оныклар белән бергә уку сәгатьләре оештыра..

Тагын бер күркәм йолалары – җәй саен берничә тапкыр Люзия Нәзир кызының туган авылына барып, туганнары белән очрашу, зиратта  әти-әнисенә зиярәт кылу. "Авылыма сагынып кайтам, туган җир суларын  эчеп, һавасын иснәп, көч -дәрт алып Бәләбәемә  кайтам. Монда калганыма һич үкенмим. Тормышыма, язмышыма, укыткан укытучыларыма, остазларыма, дусларыма, Илдусыма  мең рәхмәтлемен", – ди Люзия Нәзир кызы.

Соңгы сүз урынына

Язмамда  дүрт буын бәйләнеше нык булган Фаттаховлар тормышын, аларның кабатланмас  дөньяларын сурәтләргә тырыштым. Аларның барсына да хас төп сыйфатлар: җаваплылык, хезмәт сөю, өлкән буынга, дингә, туган телгә, рухи кыйммәтләргә ихтирам -хөрмәт. Дүртенче буын  –  әле мәктәп укучылары Данис белән Динисламның да  әти-әнисенең, әби-бабасының горурлыгы булып үсәчәкләренә шик юк.

 Хушлашканда, Люзия һәм Илдус Фаттаховлардан: "Шулай да, әйтегез әле, тату, бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә?" – дип сорадым.

 – Бер-береңне хөрмәт итүдә, тырышлыкта, тәрбиялелектә, – дип җавап бирде алар икесе бер булып. "Ир-атның абруен һәрчак күтәреп торуда. Атагыз шулай эшли, атагыз шулай диде, дип еш кабатлыйм  улларым белән сөйләшкәндә",  – дип дә өстәде Люзия ханым.

Зәйфә Салихова. Фотолар Фаттаховларның гаилә

Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас  күркәм  бер дөнья
Кабатланмас күркәм бер дөнья
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас