

Рус теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген Кремль матбугат хезмәте бастырды.
Президент куйган башка бурычлар арасында:
- рус теле һәм әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләренең эчтәлегенең БДИ биремнәренә ни дәрәҗәдә туры килүен анализларга;
- “Русия Пушкин җәмгыяте” оешмасын төзү турында президент указы проектын әзерләргә;
- Балалар китабы көнен билгеләү турында указ проектын әзерләргә;
- рус ишарәләр телен үстерүгә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрергә.
Светлана Шириня әзерләде