

Документ белән оештыру комитеты составы, бәйрәм программасы расланган. Эшчеләр бистәсе статусы бирелүнең 70 еллыгына һәм Покровка (хәзер Приют) торак пункты турында беренче тапкыр искә алынуның 200 еллыгына чаралар әзерләүнең зур планы эшләнде. Алар арасында: иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү, концерт һәм спорт программалары, күргәзмәләр, ярминкәләр әзерләү һ. б.
Программада Яшьләр скверын ачу, 3 нче легендар скважина районында ветераннар аллеясында агачлар утырту, " Мин яратам сине, туган бистәм!" концерты, предприятие хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын хөрмәтләү, яшьләр дискотекасы һәм башкалар.
Хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә: медицина хезмәткәрләре һәм полициянең кизүдә торуы оештырылачак.
Светлана Шириня
Фотолар газета архивыннан.