

“Титаник” лайнерының һәлак булуы бөтен дөньяга билгелелек ала һәм кораб һәлакәтләре тарихында иң коточкычының берсе булып тора. Үз вакытында ул дөньяда иң зур пассажир лайнеры булган.
1912 елның 15 апреле тарихта ХХ гасырның иң зур диңгез һәлакәте белән билгеләнә – Атлантикада, Саутгемптоннан (Бөекбритания) Нью-Йоркка (АКШ) барганда, айсбергка бәрелеп, “Титаник” су астына китә.
Бәрелешүдән соң пароход берничә урыннан тишелә һәм бата башлый. Батучы суднодан суга 15 шлюпка һәм ике сал төшерелә. Төрле мәгълүматлар буенча, бу һәлакәттә борттагы 2200 кешедән 1495тән 1635 кешегә кадәр һәлак була. Исән калучылар ике тапкыр азрак – барлыгы 712 кеше. Бу фаҗигадә команда тулысынча һәлак була. Кешеләрнең төп өлеше өшүдән үлгән, чөнки океан суының температурасы -2 °С тәшкил итә.
“Титаник” иң зур һәм иң затлы лайнерларның берсе булган, шул ук 1912 елда “Уайт Стар Лайн” суднолар компаниясе заказы буенча төзелгән. Ул зурлыгы һәм архитектура камиллеге белән таң калдырган. Аның озынлыгы, ул чор гәзитләре язганча, өч шәһәр кварталы озынлыгында, двигателе – өч катлы йорт зурлыгында булган, ә “Титаник” өчен якорьны Белфаст урамнары буйлап иң көчле 20 ат җигеп китергәннәр.
Беренче рейс вакытында, 1912 елның 14 апреленнән 15енә каршы төндә кораб һәлакәткә очрый һәм 2 сәгать 40 минуттан соң бата. Шул ук елның 19 апрелендә инде суд тикшерүләре башлана. Алар 4 ел бара!
Иң элек капитан Эдвард Смитның гаебе булуы турында нәтиҗәгә киләләр: ул айсберглар турында кисәтү ала, ләкин куркыныч зонада тизлекне киметми.
Икенче булып дежур офицер Уильям Мердокны гаеплиләр, ул корабка туктарга һәм кире кайтырга куша. Тикшеренүчеләр раславынча, тизлекне саклаган очракта, кораб шактый тизрәк борылыр иде һәм бәрелешүдән кача алыр иде. Алай гына да түгел, әгәр кораб бу айсбергны таранга алса, борын өлешен генә су баскан булыр һәм кораб батмас иде.
Бу кешеләрне җавапка тарту, билгеле, мөмкин булмый, икесе дә фаҗига урынында һәлак була.
“Уайт Стар Лайн” компаниясе – “Титаник” милекчесе кергән “International Mercantile Marine Company” тресты җавапка тарттырылмаган, чөнки кораб ул вакытта гамәлдә булган барлык стандартлар буенча төзелгән һәм проектланган булган. Әлбәттә, һәлакәттән соң, бу стандартларны яңадан караганнар.
Мисал өчен, коткару шлюпкаларында утыру урыннары саны борттагы кешеләр һәм экипаж әгъзалары саныннан ким булмаска тиешлеге билгеләнгән.
Компания җитәкчесе Джозеф Исмейга карата да (кораб һәлакәтеннән соң исән калган) җинаять эше кузгатырга теләгәннәр. Тикшерү раславынча, нәкъ менә аның тәкъдиме белән капитан Смит корабның тизлеген киметмәгән, чөнки компания судноның тиз йөреше белән халыкка тәэсир итәргә теләгән. Соңыннан Джозеф Исмайдан барлык гаепләүләр алынган.
Тәнкыйтькә шулай ук “Калифорниэн” пароходы капитаны да эләгә. Бу судно “Титаник” янында була һәм аның сигналларын күрә, ләкин ярдәмгә килми. Капитан коточкыч гаепләүгә дучар була, чөнки диңгездә иң куркыныч җинаять кыла – батучыларга ярдәм итми. Ләкин аны да аклыйлар, чөнки суднолар йөреше кагыйдәләре буенча батучы кораб бирергә тиешле сигналлар, һичшиксез, кызыл төстә булырга тиеш. “Титаник” исә һавага ак фейерверклар җибәрә (алар бәйрәм чаралары өчен билгеләнгән). Шуңа бәйле рәвештә “Калифорниэн” капитаны корабның бәладә икәнен аңламый. Нәтиҗәдә, ул аклана.
“Титаник” үлеме өчен кем җинаять җаваплылыгына тарттырыла соң? Беркем дә тарттырылмый!
Ул вакытта гамәлдә булган Хартер законы буенча (1893 елда кабул ителгән), судно хуҗасы, әгәр дә ул аны йөртү кагыйдәләрен бозу турында белгән икән, җавапка тарттырылган. Ләкин, югарыда күрсәтелүенчә, “Титаник” барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килгән, ә һәлакәт табигать шартлары һәм һәлак булган экипаж әгъзаларының гаебе аркасында килеп чыккан.
Дөрес, нәтиҗәдә, безнең заманда кораб төзелеше вакытында янгын чыккан дигән теория барлыкка килде. Ут кораб тышлыгының бер өлешен зарарлаган, аның ныклыгын какшаткан. Язмыш ирониясе буенча, кораб тышлыкның нәкъ менә шушы өлеше белән айсбергка бәрелгән дә инде. Тикшеренүчеләр раславынча, корабны мондый хәлдә суга төшерергә ярамаган, ул тышлык алыштыруга мохтаҗ булган, ләкин төзүче моңа күз йомган. Кораб бит батмый торган булып саналган! Әлбәттә, безнең көннәрдә мондый ваемсызлык өчен кемнедер җавапка тарттырырга инде соң була.
Шунысы игътибарга лаек – корабта экипаж әгъзаларының берсендә дә бинокльләр булмаган. Аларны сандыкка бикләп куйганнар, ә алар өчен җаваплы матрос “Титаник” кузгалыр алдыннан сменасын тапшырган һәм ачкычларны алмашчыга бирергә оныткан. Аны һәм “Титаник”та кызыл сигнал уты булмаган матросны да җавапка тарттырмаганнар. Әйе, бу хезмәт дисциплинасын бозу, ләкин алар бу кадәр күп кешенең үлемендә берничек тә гаепле түгел.
Сүз уңаеннан, тагын шундый факт: өченче класс пассажирларының шлюпка палубасына турыдан-туры чыгу мөмкинлеге булмаган. Аларны, гомумән, беренче һәм икенче классларның бикле ишекләре артында тотканнар. Йогышлы авыруларның таралуына юл куймау максатыннан эмиграция турындагы закон шулай кушкан. “Титаник”тан соң бу өлештә закон үзгәртелгән.
“Уайт Стар Лайн” компаниясен җинаять җаваплылыгыннан азат итүләренә карамастан, суд аны зыян китерүдә гаепле дип таный. Бер ирланд фермеры Томас Район, улының үлеме нәтиҗәсендә китерелгән мораль зыянны компенсацияләүне таләп итеп, компанияне судка бирә. Һәм суд аның дәгъвасын канәгатьләндерә. Моннан соң кайбер гаилә әгъзалары шулай ук судка мөрәҗәгать итә. Таләпләрнең гомум суммасы 16 миллион долларга җитә, ләкин компания юристлары компенсация күләмен 650 мең долларга кадәр киметә ала.
Катастрофадан соң 30 көн дәвамында “Уайт Стар Лайн” компаниясе 3464111 доллар күләмендә страховкалау түләвен ала, бу бүгенге көндә 93 миллион доллар тәшкил итә.
Шулай ук түләүләрне гомерен страховкалаган һәлак булганнарның гаиләләре алган. Түләү күләме буенча рекорд аграр холдинг идарәчесе гаиләсенә карый – 175 мең доллар (хәзер бу 4,6 миллион долларга якын).
Һәм тарихта беренче тапкыр айсберг белән бәрелешү нәтиҗәсендә автомобильне югалткан өчен страховкалау түләвен алган очрак. Мәзәк кебек яңгырый. Чыннан да “Титаник” бортында автомобиль булган. Страховкалау түләве күләме 5000 доллар тәшкил иткән.
Чыганак: "Кызыл таң"