Җәмгыять
13 Июля , 08:00

Кыш ныклыкка тикшерәчәк

Бәләбәй районының торак-коммуналь комплексы яңа җылыту сезонына әзерләнә.

Кыш ныклыкка тикшерәчәкКыш ныклыкка тикшерәчәк
Кыш ныклыкка тикшерәчәк

“Теплоэнерго” җәмгыятендә (директоры Сергей Лущиц) пландагы эшләр барышы турында сөйләделәр. Предприятие 54 котельныйга, 11 үзәк җылылык пунктына, 4 катнаштыру станциясенә, җылылык челтәренә (70,8 км), кайнар су белән тәэмин итү челтәренә (18,8 км) хезмәт күрсәтә.Һәр объект җентекләп тикшерелә, чөнки кыш, гадәттәгечә, ресурслар белән тәэмин итүче оешма эшенә иң катгый имтихан булачак.

Кышкы шартларда эшләүгә әзерлек планында объектларда һәм челтәрләрдә ябу арматурасын алыштыру, 2,4 км челтәрне капиталь ремонтлау (инвестиция программасыннан тыш), объектларда тәрәзә блокларын алыштыру, бер объектның түбәсен капиталь ремонтлау, 10 нчы казанлыкта челтәр насосындагы ешлык-көйләнә торган приводны алыштыру, казаннарның хәвефсезлек автоматикасын  ремонтлау һ. б. каралган.

"Хәзерге вакытта котельныйларда казаннарны механик чистарту һәм гидравлик сынау, манометрларны, газ анализаторларын алу һәм аларны дәүләт тикшерүенә җибәрү буенча регламент эшләре алып барыла, – дип хәбәр иттеләр предприятиенең җитештерү-техник бүлегендә. - Моннан тыш, магистраль һәм квартал эчендәге челтәрләрнең ныклыгын һәм герметиклыгын сынау буенча планлы эш алып барыла. 8 июльгә җылыту системасын прессовкалаганда 15 өзеклек ачыкланган, шуларның 12се бетерелгән. Эшләр дәвам итә.

Традиция буенча җәйге чорда җылылык челтәрләре торбаларын алыштырыла. Агымдагы елда 2,5 км торбаны алыштырырга уйлыйбыз. Әле осталар Бәләбәйнең Көнчыгыш урамында эшлиләр. Монда, расланган инвестиция программасы нигезендә, җылылык челтәренең 15нче котельныйдан магистраль участогы алыштырыла.

Шулай ук 2026 елга җиһазларны капиталь ремонтлау планы нигезендә Бәләбәйдә Войков урамында (103, 105, 109 номерлы торак йортлар районы, «Айгөл» балалар бакчасы), балалар дәваханәсе  районында Кызыл урамда квартал эчендәге челтәрләр алыштырыла. Приютта Парамонов урамында, 17 нче квартал, 10-26 нчы тимер юл районында».

Светлана Шириня

Фото “Теплоэнерго” җәмгыятеннән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас