

Махсус мини-пресслар ярдәмендә район хуҗалыкларыннан китерелгән тара, куркыныч калдыкларны эшкәртергә сәләтле махсуслашкан предприятиеләргә ташу өчен, тюкларга прессланачак.
"Пестицидлар савытларын утильләштерү куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендә мөһим мәсьәлә булып тора, чөнки савыттагы продукция калдыклары әйләнә-тирә мохит өчен хәвеф тудыра һәм экологиягә зыян китерә.
Экологик зыян килмәсен өчен пестицидлардан файдаланылган канистраларны яндырырга яисә җиргә күмеп куярга ярамый», – дип билгеләп үтте «Россельхозцентр» учреждениесенең Башкортостан Республикасы филиалы көнбатыш районара бүлегенең баш агрономы Д.З. Латыйпов.
Светлана Шириня әзерләде
Фото "Россельхозцентр" ның Бәләбәй филиалыннан.