Җәмгыять
16 Июля , 08:00

Авыр вакытта таяныч

Бәләбәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтелә. Бу эштә Бәләбәй районара “Гаилә” үзәге төп роль уйный.

Авыр вакытта таянычАвыр вакытта таяныч
Авыр вакытта таяныч

Үзәк психологик, социаль һәм юридик ярдәм, белгечләргә консультацияләр, шулай ук ял итү өчен мөмкинлекләр тәкъдим итә. Гаиләләр өчен “Гаилә ялы” һәм “Очрашу урыны” гаилә клубы кысаларында очрашулар оештырыла.

Клубның аерым юнәлеше – “Үзебезнекеләр өчен”форматы. Аның кысаларында психологик тренинглар, рәсем, пластилиннан,  йоннан әйберләр ясау буенча мастер‑класслар уза. Мондый чаралар гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм эмоциональ иминлекне сакларга ярдәм итә.

Үзәк хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, очрашулар авыр кичерешләрне җтиңелрәк үткәрергә, ярдәм табарга һәм аларның хәлен аңлаучылар белән аралашырга мөмкинлек бирә.  Районда яшәүчеләрнең күбесе үзәк мөмкинлекләреннән файдалана да инде – алар арасында Светлана Әхмәтгалиева да бар.

- Безгә балалар белән”Гаилә”үзәгенә йөрү ошый. Биредә иҗади һәм мәгълүмати чаралар күп үткәрелә. Балалар һәр вакыйгага теләп киләләр. Ә тагын хезмәткәрләрнең яхшы һәм сизгер мөнәсәбәтен аерым билгеләп үтәсе килә. Без бик канәгать! –   дип уртаклашты Светлана Евгеньевна.

Алсу Фәизова.

“Гаилә” районара үзәге фотолары

 

Авыр вакытта таяныч
Авыр вакытта таяныч
Авыр вакытта таяныч
Авыр вакытта таяныч
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас