Җәмгыять
16 Июля , 12:00

Мәтәү елгасы янә көлеп ага

Мәтәүбаш авыл Советында «Русия суы» бөтенрусия акциясе узды. Ул сулыкларның чисталыгын саклауга һәм халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Мәтәү елгасы янә көлеп агаМәтәү елгасы янә көлеп ага
Мәтәү елгасы янә көлеп ага

Бу юлы игелекле эш урыны Мәтәү елгасы буган: нәкъ менә бу елга буйлары  кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ иде.

Елга буен тазартуга авыл Советы хакимияте, мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар  кушылды. Балалар өчен акция табигатьне саклауга һәр кешенең нинди өлеш кертергә сәләтле булуын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге булган. Укучылар олылар белән чүп-чар җыйганнар, биек үләннәрне, коры камышны чапканнар, яр буе территориясен тәртипкә китергәннәр.  Хәзер елга яры тагын ямьләнеп киткән.

Мәтәүбаш авыл советы бу изге эшкә вакыт һәм көч тапканнарга ихлас күңелдән рәхмәт белдерә .Туган җир турында кайгырту – уртак эш. Мондый акцияләр шуны  ачык күрсәтә

Алсу Фәизова әзерләде.

Мәтәүбаш авыл Советы биләмәсе фотолары.

 

Мәтәү елгасы янә көлеп ага
Мәтәү елгасы янә көлеп ага
Мәтәү елгасы янә көлеп ага
Мәтәү елгасы янә көлеп ага
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас