Җәмгыять
17 Июля , 08:00

Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр

Пәнҗешәмбе – «Белебеевские известия» газетасы басылган көн. Кичә  «Җәйгор» 39 нчы балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче 18 бала редакция һәм типография экскурсантлары булды. Балаларны тәрбияче Тәнзилә Шакирова белән  тәрбияче ярдәмчесе Светлана Добровольская озатып йөрде.

Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәрБәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр

Балалар бакчасы редакциядән ерак урнашкан, шуңа күрә алар заказлы автобуста килгәннәр.

Балалар шау-шулы бер төркем булып баш мөхәррир Светлана Вильдановна Шириня кабинетына керделәр, исәнләштеләр, конфетлар белән сыйландылар, аннары газетаның ничек тууын игътибар белән тыңладылар.

"Кемнең өендә газета алалар?" дигән сораерничә сабый гына бабайлары һәм әбиләре алдыруын әйттеләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар чын тылсымны типографиянең басма цехында күрделәр: гаять зур кәгазь рулоннары, пленка һәм пластиналар, басма машиналар…

Басу процессы аеруча соклану уятты:  кәгазь төргәк лентага әйләнә, басма цилиндрлар аша уза, басылган текстлар һәм фотографияләр белән өскә «калкып чыга», ә аннары яңадан фальцовка аппаратына «чума» һәм транспортер лентасы буенча әзер газета битләрен җибәрә...

Экскурсия ошадымы соравына  алар: "Әйе!" дип җавап бирделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шулай булырга тиеш – хор белән "әйе " яки" юк" дип җавап бирергә…

журналист булырга теләүче бармы соравына  берничә кеше кулларын күтәрде, алар арасында әлеге юллар авторының оныгы Агния дә бар иде.

"Булачак журналистлар" мәктәпкә 2027 елда барачак. Газета һәм аны бастыру процессы нинди хәлдә сакланыр, вакыт хәл итәр…

Тәрбияче Тәнзилә Рафаэль кызы әйтүенчә, бүгенге экскурсия балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә ачыш булган.

Любовь Иванова. Елена Петрова фотолары.

 

Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Бәләбәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар газетаның ничек басылуын белделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас