

Хакимият хезмәткәрләре халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрелгән, алар барышында шәхси торак йортларда янгыннарның иң еш була торган сәбәпләре турында мәгълүмат җиткерелгән. Бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итүче саклык чараларына аерым игътибар бирелгән.
Рейдта катнашучылар янгын вакытында һәм газ исен ачыклаганда ничек эш итәргә кирәклеген сөйләгәннәр. Оператив хезмәтләрне ничек дөрес чакырырга һәм алар килгәнче нишләргә икәнен аңлатканнар.
Профилактик эш кысаларында халыкка янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру телефоннары күрсәтелгән белешмәләр тапшырылган. Моннан тыш, гражданнарның аерым категорияләренә автоном төтен янгын хәбәрчеләре (АДПИ) урнаштырылган, алар торак йортларда хәвефсезлек дәрәҗәсен сизелерлек арттыра
Алсу Фәизова әзерләде.
Аксаков авыл Советы авыл биләмәсе фотолары.