

М. Акмулла исемендәге БДПУ студенткасы Юлия Гробова һәм 8 нче мәктәпне тәмамлаган Алекса Антонова нәкъ шулай эшлиләр дә..
Күптән түгел кызлар бик кирәкле эш эшләгәннәр. Алар 15 нче мәктәпнең футбол кырына барганнар, анда чабып ташланган үлән ятканын күргәннәр. Юлия белән Алекса, үләнне җыеп, машинага төяп, түземсезлек белән көткән атларга илткәннәр. Бу үлән «Эскада» клубы атлары өчен менә дигән бүләк булган, анда, әйткәндәй, печән запасы бетеп килгән
- Атлар клубында печән бетте диярлек, шуңа күрә без, волонтерлар, бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Бөтенләй очраклы рәвештә бу кырга игътибар иттек, һәм кече туганнарыбыз турында уйладык. Сүз уңаеннан, чабып ташланган үләнсез мәйдан күпкә әйбәтрәк күренә, һәм үлән дә файдага китте, - дип уртаклашты Юлия.
Кызлар өчен бу бер генә акция түгел, ә гадәти тормышның бер өлеше. Икесе дә – «Эскада» волонтерлары: Юлия – 2023 елдан, Алекса-2024 елдан. Көн саен каникул вакытында алар клубка килә, атларны карый, балаларны да, өлкәннәрне дә атта йөрергә өйрәтә. Дан өчен түгел, ә дөньяны бераз яхшырак итә торган гади, ләкин менә шундый мөһим эшләрдә чын игелекнең асылы ачыла да инде.
Алсу Фәизова.
Юлия Гробова фотолары.