

Барлык сынауларны үтеп, жюри карары буенча иң югары баллны Гөлназ Кашаева (Тәтешле районы, Шулган авылы) җыйды. Гөлназ 23 яшендә, укытучы, балалар бәйрәмнәрен оештыручы, спортчы һәм биюче. Аның шигаре: «Башкалар өчен кояш булып, үзеңә дә ихлас балкы».
Хәзер Гөлназны алга таба зур адым көтә — август аенда Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2026» ярымфиналында Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Уңышлар сиңа, Гөлназ!
Финалист кызларыбызга — Ильмира Шәрәфетдинова, Адилә Тимербаева, Дарина Ергизовага — көчле чыгышлары, матурлыклары һәм талантлары өчен зур итеп рәхмәт әйтәбез. Сез — милләтебезнең йөзек кашы! Чараның оештыручылары — «Татарча фатирник | Аулак өй» Уфа татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның Башкортстандагы вәкиллеге. Бәйрәмгә матурлык өстәп, финалист кызларга истәлекле бүләкләр өләшкән иганәчеләрне дә әйтеп үтәсе килә: «Голоса» вокал мәктәбе, «Бәхетле кеше», «Матур бүләк», «ШАТФЛЮ» бизәнү әйберләре брендлары, «Бертуган» хәйрия оешмасы, Эльнара Уразметова бренды, «Бәрәкәт» кафесы.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге
Фотолар - Рәсүл Ташбулатов.