Җәмгыять
20 Июля , 11:00

Балаларның гомерен сакларга!

Радикаль чаралар турында тәкъдимнәр: питбайклар кертүне тулысынча тыюдан алып балалары хокуксыз рульгә утырган ата-аналарның җаваплылыгын катгыйландыруга кадәр. Бу тәкъдимнәр 14 июльдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады.

Балаларның гомерен сакларга!Балаларның гомерен сакларга!
Балаларның гомерен сакларга!

ВКС линиясе буенча трансляцияләнгән киңәшмәдә Бәләбәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, шулай ук хокук саклау ведомствосы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Колачлы чараны үткәрүнең сәбәбе –  мототехникада һәм электр самокатларында яшүсмерләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең тотрыклы үсүе.

Питбайклар  һәм шәхси мобильлек чараларын балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтен искәртү мәсьәләләре турында БР буенча м инистрлык  каршындагы Иҗтимагый совет  әгъзалары һәм рәисе Рафаил Диваев, Башкортстан буенча ЭЭМ министры урынбасары полиция генерал - майоры Артур Сәйфуллин, республика ЮХХДИ башлыгы полиция полковнигы Владимир Севастьянов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бадамшин һ.б. фикер алыштылар.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, һәлакәтләрнең төп сәбәпләре мототехниканың һәркайда файдалана алырлык булуы, яшь йөртүчеләрнең кирәкле күнекмәләре һәм хәвефне аңламавы, шулай ук ата-аналарның күз-колак булмавы.

Җәй - югары хәвеф чоры

Җәйге каникуллар башлану белән яшь машина йөртүчеләр һәм электр самокатларын яратучылар саны сизелерлек арта. Балалар тиешле белемнәре, йөрү тәҗрибәсе, урында ориентлашу күнекмәләре булмаган юлга килеш чыгалар. Балаларның саклану чараларыннан башка, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә, техника белән идарә итү очраклары, шулай ук җәмәгать урыннарында йөргәндә дисциплина булмау аеруча борчу тудыра.

Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, республикада һәр алтынчы юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында була (ешрак – пассажирлар сыйфатында). Балалар үлеменең  күпчелек очраклары өлкәннәрнең гамәлләре белән бәйле. Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе башлыгы төбәк буенча актуаль статистика китерде һәм аеруча борчу тудыра торган күренешләр, аерым алганда, җәйге чорда мондый хәлләр санының ел саен артуы турында сөйләде.

Ата-аналар җаваплылыгы

Киңәшмәдә ата-аналарның балалары эләккән юл һәлакәтләре өчен җаваплылыгын һәм балигъ булмаганнарны тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыра торган гамәлләргә җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарту практикасын кертү кирәклеген аерым ассызыкладылар.

 "Балагызның  машина юлыннан чыгу кагыйдәләрен белү-белмәвен тикшерегез. Мопед белән идарә итәргә хокукы бармы («М»категориясе). Саклагыч экипировка-шлем, тезлек, терсәклек кулланамы. Ул питбайк белән нинди юллардан  йөри. Исегездә тотыгыз: хәвефсезлек шәхси үрнәктән башлана. Өлкәннәр кагыйдәләрне бозса, балалар да шуны ук эшләячәк", - дип ассызыкладылар утырышта катнашучыларның күбесе.

Шәһәр урамнарында самокатлар саны сизелерлек арткан. Шул ук вакытта урам челтәренең СИМ өчен туры килмәве билгеләнә. Республикада ел башыннан бирле индивидуаль мобильлек чараларын кулланып теркәлгән 46 юл-транспорт һәлакәтендә 48 кеше зыян күргән, шуларның 29ы – балалар.

Еш кына юл чатларын һәм җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарын узу кагыйдәләрен бозу, саклык кирәк-яраклары булмау, шулай ук бер самокатта икәү яки өчәүләп бару яки эре габаритлы йөк ташу очраклары теркәлә.

Профилактика чаралары

Юлларда балалар имгәнүен искәртү  эше көчәйтеләчәк, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. «Рульгә утырма, малай! " гомумреспублика акциясе зур нәтиҗәлелек күрсәтте, ул яшь хәрәкәттә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлатуга юнәлдерелгән.

Шуңа да карамастан, 2026 елның гыйнварыннан төбәк юлларында 899 балигъ булмаган үсмер тоткарланган, шуларның 85е – исерек хәлдә, 611 яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәпкә алынган.

Бәләбәй районында ЮХХДИ хезмәткәрләре көн саен юлларда балигъ булмаган кагыйдә бозучыларны – мототранспорт йөртүчеләрне, СИМ йөртүчеләрне тоткарлыйлар. Моннан тыш, яшьләрнең куркыныч мавыгуы  – двигательләрне велосипедка урнаштыру –  теркәлә.

2026 елның 6 аенда балалар катнашында 5 юл-ранспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе-балигъ булмаганнар гаебе белән. Гомуми файдаланудагы юлларда балигъ булмаган машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 55 очрагы ачыкланган, шул исәптән машина йөртү таныклыгы булмаганда, шулай ук исерек хәлдә.

ВКС нәтиҗәләре буенча закон чыгару инициативасын республика дәрәҗәсендә активлаштыру һәм профилактик чараларның комплекслы планын эшләү турында карар кабул ителде.

Елена Петрова фотосы

 

 

 

Балаларның гомерен сакларга!
Балаларның гомерен сакларга!
Балаларның гомерен сакларга!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас