

2027 елда пенсияләр һәм берничә төр социаль түләүләр күләме арттырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.
Иминият пенсияләрен арттыру ике этапта узачак. Картлык буенча иминият пенсияләрен 2027 елда ике тапкыр индексацияләү планлаштырыла. Беренче арттыру 1 февральдән башланачак һәм ул 2026 елдагы фактик инфляция күрсәткечләренә бәйле булачак. Ә 1 апрельдән Социаль фонд керемнәрен исәпкә алып, пенсияләргә өстәмә индексация үткәреләчәк.
Социаль пенсияләр дә яңадан исәпләнәчәк. Социаль пенсияләр һәм башка социаль түләүләр 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үзгәрешләренә карап арттырылачак.
Эшләүче пенсионерлар өчен августта яңадан исәпләү булачак. Рәсми рәвештә эшләүләрен дәвам иткән пенсионерларның пенсияләре 1 августтан автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен Социаль фондка гариза тапшыру таләп ителми. Әмма өстәмә арттыру күләме өч пенсия коэффициентыннан күбрәк була алмаячак.
Хәрби пенсионерларны да үзгәрешләр көтә. Хәрби пенсионерларның пенсияләрен планлы индексацияләү 2027 елның октябренә билгеләнгән. Шулай ук элеккеге очучылар, шахтерлар һәм башка аерым ташламалы категорияләргә караган гражданнар өчен өстәмә түләүләр ел дәвамында дүрт тапкыр яңадан каралачак.
Ана капиталы күләме дә артачак. 1 февральдән ана капиталы һәм күпчелек социаль пособиеләр индексацияләнәчәк. Арту күләме 2026 елдагы инфляция дәрәҗәсенә бәйле булачак, шуңа күрә төгәл суммалар соңрак игълан ителәчәк.
Фото: Башинформ