

Ярышлар ныклыкка һәм осталыкка чын сынау булган. Вакытка шәхси узышта Александр H1–H5 берләштерелгән классларында көмеш медаль яулаган. Төркем ярышы да киеренке булган – биредә спортчы шул ук категориядә пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән.
Әмма Давидович өчен H1–H5 классларының гомуми зачетында беренче урын турнирның төп нәтиҗәсе булган: ул – Русия кубогы җиңүчесе!
Спортчының һәр казанышы артында тренерлар штабының тырышып эшләве тора. Александр Давидович "Чемпион" спорт мәктәбе тренеры Артур Шайморатов җитәкчелегендә чыгыш ясады. Нәкъ менә атлет белән остазның уртак эше шундый югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән.
Регина Иванова әзерләде. Фото А. Давидович архивыннан