

"Управдом " – муниципаль хакимият вәкилләре, идарәче компанияләр һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре катнашында күпфатирлы йортларны тоту мәсьәләләрен бергә хәл итүнең уникаль мәйданчыгы.
Форум эшендә Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Әхсән улы Вәлиев, Бәләбәй шәһәре биләмәсе Советы рәисе Ришат Риф улы Низаев, Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Викторовна Машнина, Башкортостан Республикасы ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Николаевич Карасев катнаштылар.
Залда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләр вәкилләре, күпфатирлы йортлар советлары рәисләре һәм актив яшәүчеләр, шулай ук Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм белгечләре катнашты.
2026 елның беренче яртыеллыгында Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте эше йомгаклары турында Ирина Машнина җиткерде.
Форумда катнашучылар алдында Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимиятенең ТКХ бүлеге баш инженеры Кристина Никифорова – күпфатирлы йортлар белән идарә итү ысулы турында; Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары юстиция подполковнигы Галина Төхвәтуллина – мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне искәртү турында һәм башкалар чыгыш ясады.
Фикер алышуда О. Чакова, А.Попова, Н. Шитов, Е. Макушев, И. Чумаченко һ.б. катнашты. Барысы да сорауларга җавап алды.
"Управдом" нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.
Җыелышта 70ләп кеше катнашты, шул исәптән 26сы күп фатирлы йортларга җаваплылар.
Любовь Иванова. Фото Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте